Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Төрекмәнстаннан Чаллының педагогия институтына укырга килүчеләр саны арта. Алар чит телләр, математика һәм филология бүлекләрендә түләүле белем ала. Институт җитәкчелеге Төркмәнстан хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында килешү төзү эшен башлаган.

Чаллының педагогия институтына Төркмәнстаннан беренче студент 2009 елда килә. 2010 елда бу җөмһүрияттән килеп укырга керүчеләр саны унбиш була. Узган ел килүчеләр 57 кеше булса, быел 31 студент булыр дип көтелә. Юл чатаклыклары аркасында әлегә барысы да килеп җитә алмаган. Төркмәнстаннан килгән студентлар физкультура юнәлешенә дә зур игътибар бирәләр. Институтның физик тәрбия кафедрасы мөдире Айдар Әхмәтов шуларны сөйләде:

Айдар Әхмәтов

Айдар Әхмәтов

​“Безнең кафедрада төрекмән студентлары узган ел гына шөгыльләнә башлады. Алар урыс теленнән, математикадан имтихан, физик күнегүләр буенча тест тапшырды. Быел без үзебезгә бу илдән 25 студент кабул иттек. Мин үзем алар белән татарча аралашам. Хәзер 30% диярлек төрекмән телен дә аңлыйм. Алар ярты ел дәвамында урыс теленнән дә дәресләр ала. Студентларны тулай торакларда аерым блокларда яшәтүне кулай күрдек. Шулай ук татар, урыс студентлары белән яшәүне дә тыймыйбыз.

Төрекмәнстаннан килгән студентларның 90% чамасы егетләр. Аларда хатын-кызлар тормыш учагын алып бара, бездәге шикелле эшләмиләр, баласын, ирен, гаиләсен карый.

Мин әлеге студентлардан Чаллыны ничек табулары хакында да кызыксындым. Алар “бездә электән яшәүче татарлар күп, гел Татарстанны, Чаллыны мактыйлар. Шуңа килдек дип җавап бирәләр иде”.

Без биредә Төркмәнстаннан килеп укучы бер төркем студентлар белән дә сөйләштек. Йолдыз Ширмамедова, Бердимурат Абдурәхимов, Арслан Инназаров, Мәрҗән Аллаева, Дәүләт Җумаев, Дияр Кочгелдиев һәм Гадәм Овездурдаев фикерләрен белдек. Алар татар телен өйрәнүләре, татар кызларының матур, егетләренең ихтирамлы, яхшы, дус булулары хакында белдерделәр. Татарстанда, Чаллыда укуларына горурлык хисләре булуын да әйттеләр. Аларның һәрберсенең диярлек Төркмәнстанда таныш-белеш, кардәш татар кешеләре дә булган. “Без туганнарча яшәргә омтылырга тиеш”, дигән фикерне дә белдерде әңгәмәдәшләребез.

Институт ректоры Фәйрүзә Мостафина шулай диде:

Фәйрүзә Мостафина

Фәйрүзә Мостафина

​“Хәзер югары уку йортларына кагылышлы Русия кануны буенча, анда укучыларның 8%ы чит ил студентлары булырга тиеш. Бу балаларны укыту белән генә бәйле түгел, урыс, татар телен тарату максатында эшләнә. Монысы инде элекке беректәш илләргә кагыла. Төрекмәннәр үзләре безне эзләп тапты. Төркмәнстан мәгариф министрлыгында шундый күренеш бар: анда чит илләрдә укучы балаларны җыеп сөйләшәләр. Алар инде шул юл белән кайсы уку йортына балалар җибәрү- җибәрмәүне хәл итә. Безнең институт буенча сөйләшү уңай булган. Хәзер инде чикләү дә куябыз, чөнки биредә гел төрекмән балалары гына укый алмый.

Мин Төркмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрендә булдым. Мәгариф министрлыгы белән килешү төзедек, лкәин министрның имзасына әлегә ирешә алмадык. Анда түрәләргә эләгү бик авыр. Шулай да биредәге Русия вәкиле бу эштә ярдәм итәчәген әйтте. Бер атнадан Төрекмәнстан мәгариф министрлыгы бик зур конференция уздыра. Безне дә чыгыш белән чакырдылар. Без килешүгә кул куярбыз дип ышанабыз. Бу килешү безгә шул ягы белән мөһим - укып чыккан студентларыбыз Төрекмәнстанда мәгариф юнәлешендәме, башка тарафта эшлиме? Элгәре ата-аналар белән дә очраштык. 17-18 яшьлек бу балалар ай саен әти-әни янына кайта алмый. Узган каникулда бу илдән 5 бала билет бәяләре кыйммәт булу аркасында Чаллыда калды. Бу хакта һәм балаларга татар телен, урыс телен өстәмә бирүне дә ата-аналарга әйттек. 2012 елның сентябреннән бер елга 60 мең сум түләү каралган. Бу күләм Русия, Татарстан, шул исәптән Төрекманстан студентлары өчен бер. Алда кабул ителгән балалар гына 37-45 мең сум түләячәк. Чөнки безнеке кебек гуманитар уку йортлары өчен Русия нормативы шундый”.

Институт җитәкчелеге әйтүенчә, Төрекмәнстаннан кала башка илләрдән килеп укучылар да бар. Мәсәлән, Украинадан ике, Үзбәкстаннан, Беларустан һәм Әрмәнстаннан берәр студент бирегә укырга кергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG