Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәләре: Карга күзен карга чукымый


Казан "Дальний" хезмәткәрләренә хөкем карарларын күзәтә. Мәхкәмәләр хакимият вәкилләренә йомшак булганга, игътибар зур.

Казанның Идел буе район мәхкәмәсенең “Дальний” полиция бүлегендә тоткарланган Сергей Назаровның шампан шешәсе белән көчләп үтерелүенә бәйле җәнҗалга катнашы булган ике полиция хезмәткәренә карата хөкем карары җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Зур җәнҗал купканнан соң әлеге полиция бүлегендә башка тоткыннарның да азапланганлыгы ачыкланган иде. “Дальний” полиция бүлегендә җинаять кылуда гаепләнеп биш хезмәткәр тоткарланды һәм кулга алынды. Назаровны канун бозып тоткарлаган Илшат Гарифуллин ике ярым ел, аның хезмәттәше Рамил Нигъмәтҗанов ике ел колония-поселениегә хөкем иттелде. Алар бу карарны йомшартуны сорап мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

Назаровның үлеменә китергән азаплауларда гаепләнүчеләр эше әле мәхкәмәгә килеп җитмәгән. Аларга тагын да катырак җәза билгеләнер дип көтелә.

Бу елның язында әлеге җәнҗал купканнан соң Татарстан полиция хезмәткәрләренең тоткарланучыларга карата рәхимсез мөнәсәбәте, канун бозулары турында дистәләрчә тикшерү үтүе хәбәр ителде, әмма канун бозучыларның нинди җәзага хөкем ителүе турында хәбәрләр генә күренми.

Русиядә җинаять эшләре мәхкәмәгә барып җиткәндә дә җәзаның нинди булуы еш кына гаепләнүченең һәм зыян күрүченең кем булуына карап бик нык үзгәрә икән. Кайчак күрше бакчасыннан чәчәк өзүче яки кетәклектән тавык урлаучы кеше үтерүчедән күпкә кырысрак җәза ала. Хакимиятне тәнкыйтьләүчеләргә карата исә мәхкәмәләр аеруча рәхимсез карарлар чыгара. Хөкем карарларының кешесенә һәм мәхкәмәсенә карап ничек үзгәрүен күрсәтүче кайбер очракларга күз салып үтик:

– 2010 елның җәендә Казанда исерек хәлдә машина йөрткән федераль хөкемдар Эдуард Солдатов 22 яшьлек Марат Гайнетдиновны машина белән бәрдереп үтергән өчен җәзага тартылмады. Солдатов бары эшен генә югалтты, мәхкәмә аны хөкем итүче карар чыгармады, аңа карата ачылган җинаять эше “тарафлар үзара килеште” дигән нигез белән ябылды.

– Бу елның 10 августында Тверь өлкә мәхкәмәсе авыл клубын төзекләндерүче ширкәттән кабул итеп алу имзасы өчен 120 мең сум чамасы ришвәт алуда гаепләнгән Илья Фарберга 3,2 миллион сум штраф һәм сигез ел колония җәзасы билгеләде.

– Шул ук көнне диярлек Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат идарәсенең элекке башлыгы, милиция генерал-майоры Олег Аксенов бер эшмәкәрдән янау белән ярты миллион доллар таләп иткән өчен дүрт еллык шартлы җәзага хөкем ителде.

– Бу елның июлендә Мәскәүнең Пресненски мәхкәмәсе элекке мэр урынбасары Александр Рябининны шәһәрнең иң үзәгендә бер эшмәкәрдән бушка күчемсез милек таләп иткән өчен өч еллык шартлы җәзага хөкем итте. Тикшерүчеләр күчемсез милекне 45 миллион сумлык дип бәяләсә, мәхкәмә аны алты миллион сумга бәяләде.

– 2010 елның гыйнварында Хакасиянең Черногорски шәһәр мәхкәмәсе кетәклектән дүрт тавык урлап аларның хуҗасына 1200 сумлык зыян китерүдә гаепләнгән кешене өч ел да бер ай кырыс шартлы колониягә хөкем итте.

– Бу елның маенда Волгоград мэрының элекке урынбасары Игор Максимчук ятим балалар өчен дәүләт килешүе белән 72 фатир алганда бәя арттырып дәүләткә миллион ярым сумнан артык зыян китергән өчен елъярым шартлы төрмә җәзасы алды.

– 2008 елның апрелендә Таулы-Алтай мәхкәмәсе күрше бакчасыннан чәчәкләр Михаил Гавриловка ике еллык кырыс шартлы колониягә җәзасы билгеләде.

– Бу елның маенда Татарстанның Арча район мәхкәмәсе район хакимият башлыгының элекке урынбасары, 85 яшьлек әбигә бирелгән фатирны вазифасын файдаланып алдау юлы белән тартып алган Флүрә Сөләйманованы дүрт еллык шартлы җәзага һәм 10 мең сум штрафка хөкем итте.

– Узган елның мартында Иркутски өлкә сайлау комиссиясе рәисенең кызы Анна Шавенкова машина белән ике хатынны бәрдереп берсен үтергән, икенчесен гарип иткән өчен ике ярым елга колония-поселениегә хөкем ителеп, хөкем карарын үтәү аның баласы үскәнче дип 14 елга кичектерелде.

– Узган елның көзендә Башкортстанның Октябрьски каласында мәхкәмә карарын гамәлгә ашыручы хезмәткәр 59 яшьлек пенсионер Любовь Бондарьны бүлмәдән тупас көч белән этеп чыгарганда аның кулын тешләгән өчен Бондарьга мәхкәмә ике еллык колония җәзасы билгеләде. Изоляторда ике ай утырган Бондарь соңрак шәһәрдән беркая да китмәү шарты белән иреккә чыгарылды.

– Бу елның маенда Петербур мәхкәмәсе самбо федерациясе вице-президенты Вячеслав Янковскийны Русия машина йөртүчеләр федерациясенең җирле бүлек башлыгын үтергән өчен биш еллык сынау шарты белән сигез еллык шартлы җәзага хөкем итте.

– Узган ел ахырында Смоленскидагы район мәхкәмәсе оппозицион “Башка Русия” хәрәкәте активисты, наркотик сатуда гаепләнгән Таисия Осиповага 10 еллык колония җәзасы билгеләде. Соңрак өлкә мәхкәмәсе, гаепләүчеләр аны дүрт елга иректән мәхрүм итүне сораса да, бер шаһит ялганны күрсәтә торган җиһаз белән тикшерелеп, наркотикның аңа тоткарлаучылар тарафыннан ташлануын расласа да, биш яшьлек кыз анасы Осипова каты авыру булса да, аңа сигез еллык колония җәзасы билгеләде.

– Һәм узган ел башында Сембер өлкәсендә юл кагыйдәсен бозып ике татар кешесен үтергән хөкемдар элекке федераль хөкемдар Валерий Саска карата җинаять эшен тикшерү бу атнада тәмамланды. Азатлык радиосы Казанда Сергей Назаровны азаплап үтерүчеләргә карата мәхкәмә эшен дә, канун нигезендә тугыз ел төрмә җәзасы янаган Сас эшен дә игътибардан читтә калдырмас.
XS
SM
MD
LG