Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:17

Лирик шигырьләр авторы Гөлфия Исхакова хатын-кызга гына хас нечкәлек белән кешеләрнең уй-тойгыларын тасвирлый. Ул үзен оста хикәяләр авторы буларак та, балалар өчен шигырьләре белән дә укучылар күңелен яулады.

Воткински шәһәрендә татарлар саны дүрт мең генә. Әмма милләттәшләребез сәясәткә үзенчәлекле карашы, телебезне саклап калуда, мәдәниятебезне үстерүдә актив эшчәнлеге белән башка халыклар өчен үрнәк булып торалар. Шулай ук Удмуртия Язучылар берлегенең Воткински төбәгеннән өч әгъзасының берсе - милләттәшебез, шагыйрә, берничә шигырьләр китабы авторы Гөлфия Исхакова. Гөлфия ханым шулай ук Удмуртиядә яшәп татар телендә иҗат итүчеләр арасыннан беренчеләрдән булып Татарстан Язучылар берлегенә дә кабул ителде. Искиткеч матур лирик шигырьләр авторы ул. Хатын-кызга гына хас нечкәлек белән шагыйрә кешеләрнең уй-тойгыларын тасвирлый. Шигърияттә Гөлфия Исхакова беркемгә дә ошамаган үз юлы белән бара.

Шигырьләрне Гөлфия ханым мәктәп елларында ук яза башлый. Әмма иҗатка үткән гасырның 90нчы елларында ныклап тартыла.

Воткински шәһәре администрасеннән Наталья Стерхова (с), әдәбият түгәрәге җитәкчесе Галина Микрюкова, татар автономиясе рәисе Җәмилә Галиева, шагыйрә Гөлфия Исхакова

Воткински шәһәре администрасеннән Наталья Стерхова (с), әдәбият түгәрәге җитәкчесе Галина Микрюкова, татар автономиясе рәисе Җәмилә Галиева, шагыйрә Гөлфия Исхакова

Үткән гасырның 90нчы елларында Удмуртиядә нәшер ителә башлаган “Яңарыш” газетасы Гөлфия Исхакова шигырьләрен еш бастыра, алар шулай ук радиодан да яңгырый. Болар яшь шагыйрәгә дәрт бирә. Аның шигырьләр тупламасы Удмуртия һәм Татарстанда басылган төрле җыентыкларда, журналларда дөнья күрә. Казанда нәшер ителгән “Әдипләребез” китабына да Гөлфия Исхакова исеме кертелә.

Иң мөһиме - шагыйрәнең 2002 елда “Язларыма кайтам” һәм 2007 елда “Ак моң алып каеннардан” дип аталган ике мөстәкыйль китабы чыкты. Укучылар тарафыннан алар бик җылы кабул ителде.

Нәкъ бу елларда Воткинскида татар оешмасы барлыкка килә, җаны-тәне белән милли хәрәкәткә кушыла гына түгел, әйдәп баручылар сафында була ул.

Воткински шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җәмилә Галиева якташы турында егерме елдан артык бергә эшләүләре, аның татар халкы өчен чын күңелдән җан атып йөрүе хакында сөйләде.

Гөлфия Исхакова шигырьләр авторы гына түгел әле. Соңгы елларда ул замана вакыйгаларын тасвирлаган хикәяләр дә язып танытты үзен. Тормышның төрле яклары яктыртыла аның хикәяләрендә. Хикәяләр ике татар һәм рус телендә җирле газета битләрендә дөнья күрә.

Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган җырлар саны да дистәдән артык. Удмуртиянең Можга шәһәреннән Илгиз Кадыров “Гармун моңы” шигыренә көй язды.

Гөлфия Исхакова берничә ел туган ягы Әлмәттә эшләп кайтты. Анда ул композиторлар белән таныша, хәзер дә алар белән элемтәдә тора. Аның сүзләренә күп кенә җырлар танылган җырчылар репертуарында да бар. “Әле күптән түгел Салават башкарган бер җырны ишеттем”, диде Гөлфия Исхакова.

Гөлфия Исхакованың җырларын җирле сәнгать осталары һәм танылган җырчылар да яратып башкара. Гөлфия Исхакова җитәкләгән “Тургай” ансамбле әгъзалары да аның җырларын халыкка тәкъдим итә.

Гөлфия Исхакова Воткински шәһәрендә гомер иткән танылган шагыйрь Риза Шәфине үзенең остазы итеп билгеләп үтте. Гөлфия ханымның кызы Гүзәлгә дә Риза ага шигърияткә үз фатихасын бирде дисәк, арттыру булмас. Гөлфия ханым да, Гүзәл дә Воткинскида “Слово” дип аталган әдәби берлек әгъзалары. Шушы берлек үз төбәкләрендә яшәп иҗат итүчеләрнең берничә әсәрләр тупламасын чыгарды. Шушы әдәби альманахта да аларның икесенең дә әсәрләре басылган, шәһәр газетасы битләрендә дә шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре дөнья күрә. Әле тагын Гөлфия ханым үзе дә, Гүзәл дә яңа китапларын нәшрияткә әзерләгән. Алар Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда нәшер ителер дип өметләнә.

Шагыйрәнең туган ягы Татарстанның Әлмәт төбәге. Әмма аның тормыш иптәше Дуларис белән инде 1975 елда ук Воткинскига килеп урнашалар. (Тормыш иптәшен Казан авиация институты тәмамлагач, Воткински машина төзү заводына эшкә юллама белән җибәрәләр). Исхаковларның ике кызлары инде тормыш корып, үзләре әни булдылар. Беренче кызлары Гөлназ хисапчы, кече кызлары Гүзәл Удмурт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, завод газетасында хәбәрче булып эшли.

Агач җимеше белән матур диләр

Исхаковларның икенче кызлары дүрт яшендә шигырьләр яза башлый. Гүзәлнең балалар өчен ике китабы Казанда чыкты. Гүзәл Исхакованың Эльмира Нигъмәтҗан белән бергә чыгарган китапта байтак кына шигырьләре урын алды.

Бүген Исхаковлар өч оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Алар дәү әниләренә иҗат итәргә этәргеч бирүчеләр.

Гөлфия Исхакова у() "Тургай" ансамбле җырчысы Кадрия Маннанова белән

Гөлфия Исхакова у() "Тургай" ансамбле җырчысы Кадрия Маннанова белән

Гөлфия Исхакова моңнарыбызны саклап калучы да. Воткинскида яши башлагач та ул төрле җыр коллективларына йөри. Күп еллар тамашаларда халкыбыз көйләрен башкара. Ике дистә ел элек татар җырларына гашыйк милләттәшләребезне бер коллективка туплый Гөлфия ханым. Ансамбльгә “Тургай” дип исем бирәләр. Бүген “Тургай” халык ансамбле исемен йөртә. Күп еллар коллектив төрле клуб һәм мәдәният йортларында эшләде. Соңгы елларда алар “Дружба” мәдәният йортында тупланып иҗат итә. Татар сәнгатен пропагандалауда, милли бәйрәмнәребезне уздыруда зур көч куя “Тургай” ансамбле.

“Дружба” мәдәният йорты җитәкчесе Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Коровина Гөлфия ханымның татар моңнарын, телен саклап калуда тырышлыгын югары бәяләде.

Коллектив бик күп чараларда чыгыш ясый, бәйгеләрдә катнаша. Шәһәр татарлары өчен бихисап бәйрәм кичәләре, тамашалар оештыра. Бәйгеләрдә җиңеп алган дипломнар саны да бихисап. Халкын яклаган хур булмас. Шул ук вакытта үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс диләр. Ә менә Гөлфия Исхакова барлык тырышлыгын татар халкының үзаңын күтәрүгә бирә. Шул ук вакытта ул башка милләтләрнең бәйрәмнәрен мавыктыргыч итеп уздырырга ярдәм итә. “Воткински каласында яшәүче халыклар дуслыгын ныгытуда да аның өлеше бихисап”, диде шәһәр администрациясенең милли эшләр бүлеге җитәкчесе Наталья Стерхова.

"Дус – дусның көзгесе" ди халкыбыз. Гөлфия Исхакованың кешелекле, якын дус, сердәш булуын да билгеләп үттеләр сәхнәдәшләре Кадрия Маннанова һәм Гөлсимә Останова.

Гөлфия Исхакованың тырыш хезмәте республиканың иң зур бүләге - мактау кәгазе белән билгеләнде.

Коллектив белән дә яңа алымнар эзләп, эшен дәвам итәргә нияте Гөлфия ханымның. Шагыйрә тагын йөзләрчә шигырьләрен тупланган. Алар да укучылар кулына барып ирешер дип өметләнә ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG