Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяху БМОда Иранны тәнкыйтьли


Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху БМО генераль ассамблеясы сессиясендә чыгыш ясап, халыкара җәмәгатьчелекне Иранга атом-төш програмыннан баш тартыр өчен төгәл таләпләр куярга чакырырга ниятли.


Нетаньяху элегрәк тә Иран белән мөнәсәбәтләрдә “кызыл сызык” сызарга һәм Тегеранны аннан үткәрмәскә чакырулар белән чыгыш ясый иде. Премьер, Израиль Иранның атом-төш коралга ия булуына юл куймаячак һәм кирәк булса һөҗүм ясарга әзер, дип белдергән иде.


Элегрәк БМОда чыгыш ясаган АКШ президенты Барак Обама, халыкара җәмәгатьчелек Иранның атом-төш дәүләте булуына киртә куерга тиеш, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Иранның атом-төш програмы мәсьәләсен чишү вакыты чиксез түгел.

Тегеран исә атом-төш програмының хәрби максатларга каралуын инкарь итеп килә һәм Израильнең һөҗүм итү очрагында катгый җавап кайтарачагын кисәтә.
XS
SM
MD
LG