Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорниядә "Мөселманнарның сафлыгы" авторы кулга алынды


Калифорниядә "Мөселманнарның сафлыгы" авторы кулга алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Пәнҗешәмбе Лос-Анджелеста исламны мәсхәрәләүче "Мөселманнарның сафлыгы" фильмы авторы Накула Бассели Накула кулга алынды. Накула элегрәк банк караклыгы өчен хөкем ителгән булган һәм 2011 елда шартлы рәвештә иреккә чыгарылган. Тиешле вакыт эчендә аңа рөхсәтсез интернет белән куллану тыелган булган. Хәзер мәхкәмә аның фильмны төшергән вакытта шул шартны бозу-бозмавын тикшерә. Накула чыгышы белән мисырлы кыптый. "Мөселманнарның сафлыгы" фильмы күп кенә илләрдә мөселманнарның нәфрәтен уятты. AP видеосы

XS
SM
MD
LG