Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:07

Татарстан халык артисты Хәлил Мәхмүтов вафат булды


Бүген иртәнге биштә авыр чирдән терелә алмыйча Тинчурин театры артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтов вафат булды. Татарстан халык артисты 1939 елда Мамадыш районы Катмыш авылында туа.

Мәхмүтов Тинчурин театрында 1966 елдан бирле эшли. Аның төп рольләре – Туктаров – Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш», Малик – И.Юзеев «Кыр казлары артыннан», Хәйретдин – Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр», Иртуган – Т.Миңнуллин «Без бит авыл малае», Күрән би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Кәрим – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Николай Александрович – К.Тинчурин «Сакла, шартламасын!» һ.б.

XS
SM
MD
LG