Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Наши» иректәге Pussy Riot кызларын эзли


Кремль яклы булган «Наши» яшьләр хәрәкәте Pussy Riot төркеменең Коткаручы Гайсә чиркәвендәге чыгышына катнашы булырга мөмкин дип алты кызны тикшерү таләбе белән полициягә мөрәҗәгать итте.

Элегрәк «Наши» Pussy Riot-ның иректә калган әгъзалары турында мәгълүмат бирүчегә 50 мең сум күләмендәге акчалата бүләк вәгъдә иткән иде. Бүләкнең күләмен арттыру өчен активистлар интернет аша акча җыя.

Бүген исә Pussy Riot-ның хөкем ителгән кызлары аларны яклаган адвокатларга Нобель тынычлык премиясе бирергә чакырды. Кызларның сүзләренчә, адвокатлар “бу хурлыклы мәхкәмә эше турында җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп тордылар” һәм шуның өчен алар дәрәҗәле премиягә лаеклы.
XS
SM
MD
LG