Accessibility links

Уфада Кузеев укулары үтте


Раил Кузеевка ачылган һәйкәл
Раил Кузеевка ачылган һәйкәл

Уфада Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында “Кузеев укулары” дип исемләнгән өченче халыкара гыйльми-гамәли конференция булып үтте. “Этнос, җәмгыять, цивилизация” дип аталган бу җыенда катнашу өчен Казакъстаннан, Русиянең егермедән артык төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да күп кенә күренекле галимнәр килде.


Татарстанның биш кешелек вәкиллеген бу сәфәрдә күренекле галим Дамир Исхаков җитәкләде. Халыкара җыен Башкортстанда яшәп, күренекле фәнни хезмәтләре белән бар дөньяга танылган татар галиме Раил Кузеевка багышлап оештырылды.

Конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясаучылар Раил Кузеевны Башкортстанда һәм Русиядә генә түгел, ә бар төрки дөньяда үзенең бихисап яңа ачышлары һәм тынгысыз эшчәнлеге белән лаеклы танылу алган зур галим һәм үзенчәлекле шәхес дип бәяләде.

“Раил Кузеев төрки халыклар тарихы белгече генә түгел, ә фин-угыр төркеменә кергән милләтләрнең дә тарихын һәм мәдәниятен бик яхшы белгән һәм өйрәнгән зур галим иде”, дип белдерде чыгыш ясаучылар.

Гыйльми-гамәли конференциянең икенче өлешендә анда катнашучылар Уфадагы Археология һәм этнография музеена барды һәм анда төрле этнослар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә бәйле “түгәрәк өстәл” сөйләшүен оештырды. Тагын бер күңелле вакыйга – музей ишегалдында Раил Кузеевка һәм танылган галим һәм язучы Лев Гумилевка һәйкәлләр ачылды. Чарада Раил Кузеевның туганнары да катнашты.
XS
SM
MD
LG