Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шүрәле иле" күргәзмәсе Уфага җитте


Рәссам Вәсил Ханнанов күргәзмәне ача
Рәссам Вәсил Ханнанов күргәзмәне ача

27 сентябрь көнне Уфа Сәнгать галереясендә рәссамнарның “Шүрәле иле” исемле күргәзмәсе ачылды. Анда 127 һөнәри рәссам, шулай ук 200дән артык сәләтле бала катнаша. Җәмгысе 300дән күбрәк сурәт урын алган бу экспозициядә.


“Шүрәле иле” күргәзмәсе - бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап оештырылган проектның дәвамы. Әлеге күмәк иҗатны Татарстан сынлы сәнгать музее, Башкортстанның Наил Лотфуллин исемендәге Заманча сәнгать музее һәм "Мәрҗани" фонды оештырды.

Рәссамнарның шушы берлектәге иҗатында Тукай әсәрендәге киң билгеле образ – Шүрәле төп герой. Бу проектка башлангыч Татарстанның Арча районында рәссамнарның иҗат пленэрында ук салынган иде. Татарстан белән Башкортстан рәссамнары ул чакта Тукайга һәм аерым алганда Шүрәле образына кагылышлы картиналар язды. Аннан соң бу проектка илнең башка төбәкләре – Мәскәү, Петербур, Оренбур һәм башка шәһәрләр кылкаләм осталары да кушылды.
Күргәзмә эшләре
Күргәзмә эшләре


Күргәзмәне моңа кадәр дүрт шәһәрдә күрсәттеләр инде. Уфа – “Шүрәле иле” сәяхәтендә бишенче төбәк. Башкортстан ягыннан аны оештыруга танылган рәссамнар Вәсил Ханнанов белән Салават Гыйләҗетдинов алынган. Вәсил Ханнанов күргәзмәне ачу тантанасында һәртөрле юнәлештә иҗат итүче рәссамнарның да бу изге башлангычта ихлас катнашуын билгеләде.
Күргәзмә эшләре
Күргәзмә эшләре

“Башкортстаннан Шүрәле образын тудыруда туксанга якын рәссам катнашты. Аларның портретлары һәммәсе кызыклы һәм кабатланмас, - ди Вәсил әфәнде. - Ә инде безнең чакыруга балаларның да кушылуы икеләтә куанычлы. Барлык портретлар да махсус каталогта басылып чыкты”.

Рәсимә Гайфуллина Тукай шигырьләрен сөйли
Рәсимә Гайфуллина Тукай шигырьләрен сөйли
Күргәзмәне ачу тантанасына “Уфа “Нур” татар театры иҗат көчләре дә килгән. Баш режиссер Әбелхәер Сафиуллин әйтүенчә, бөек Габдулла Тукай 27 ел гына яшәп калса да, үлемсез әсәрләр тудырган. “Шуңа да “Нур” театры да Тукайга багышлап төрле тамашалар әзерләп тора. Бу күргәзмәдән дә читтә кала алмадык”, ди Әбелхәер әфәнде. Бәйрәмгә килгән артистлар - Рәсимә Гайфуллина белән Финә Вәлиева бик тәэсирле итеп Тукай шигырьләрен сөйләде.

“Шүрәле иле” күргәзмәсе Уфадагы сәнгать галереясендә өч атна дәвамында күрсәтелә. Аннан соклангыч сурәтләр белән башка шәһәрләр тамашачылары да таныша алачак.
Күргәзмә эшләре
Күргәзмә эшләре
XS
SM
MD
LG