Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда «Мин – гей һәм мөселман» фильмы тыелды


Бишкәк мәхкәмәсе Голландиядә чыккан “Мин – гей һәм мөселман” фильмын экстремистик дип тыйды. Әлеге картина Кыргызстанда Халыкара кеше хокуклары турында фильм фестивалендә күрсәтелергә тиеш иде.

Тыю турында дәгъваны Кыргызстанның генераль прокуратурасы белдерде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, “Мин - гей һәм мөселман” фильмы динара низаг чыгара һәм мөселманнарны мәсхәрәли.

Фильмны тыю турында шулай ук Кыргызстан мөфтие дә дәгъва белдерде. Аның фикеренчә бу кино “исламны дөрес итеп күрсәтми”.

59 минутлык “Мин - гей һәм мөселман” фильмын Голландия режиссеры Крис Беллони 2012 елда төшергән. Аның тасвирламасында “ислам дөньясында һомосексуаллар хокуклары хакында” диелгән. Фильмны төшерер өчен режиссер озак вакыт Мәгърибтә яшәгән, андагы һомосексуаллар белән аралашкан.
XS
SM
MD
LG