Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Айрат Шакиров Биектау полициясе башлыгының үзенә карата хокук бозулары турында тикшерү комитетына гариза язган.

Соңгы арада "Азатлык" татар яшьләре оештырган протест белдерү чараларында актив катнашкан Айрат Шакиров Биектау район полициясенең үзенә карата хокук бозып тупас мөнәсәбәт күрсәтүе турында Азатлык радиосына хәбәр итте:

– Алар минем Азатлык татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашуымны ошатмадылар бугай инде. Соңгы вакытта татар телен яклап, мөселманнарны яклап пикетларга бик күп чыгарга туры килде. Мин үзем Биектау районының Биектау авылында торам. Җомга иртәсендә тугызынчы егерме минутларда тәрәзә төбенә полиция машинасы килеп туктады. 15 минутлап шунда утыргач өйгә керделәр, бернинди повестка, рәсми чакыру бирмәделәр, Алмаз Хәбибуллин исемле полиция хезмәткәре иде бугай.

– Район полициясеме, Казаннанмы?

– Биектау районы полициясе. "Полиция башлыгы сине шәхсән сөйләшергә, "по душам" сөйләшергә чакырды", диләр. Рәсми чакыру сорадым. "Юк, ул сине шәхси сөйләшүгә чакырды", диделәр. Башта юрист белән сөйләшергә уйласам да, соңрак, ярар, төшим әле, нәрсә әйтерләр икән, барыбер әллә ни эшләтмәсләр дип төштем полициягә. Төшкәч тә кабул итү бүлмәсенә кердем. Кергәч тә район полиция бүлеге башлыгы килеп чыкты. Миңа карады да, бармагы белән төртеп «сидеть» дип кычкыра башлады. "Нигә сез миңа алай басым ясыйсыз, “рәхим итеп утырыгыз” дип әйтегез", дидем. Тагын миңа “сидеть” дип кычкыра.

Мин бит Биектауның үзәк мәчетендә имам булып та эшләдем. Анда бөтен кеше белә инде мине. Әмма ул яңа кеше, күптән түгел генә килгән. Ике-өч тапкыр миңа шулай дип әйтте дә, "әйдә кер бүлмәгә", ди. Мин кердем бүлмәгә. Урындыкны алды да минем каршыга килеп утырды. Миңа бик усал итеп карады да: “Син милләтең белән кем?” диде. "Мин – татар", дидем. "Юк, син татар түгел", ди. "Минем татар булу-булмавымны сез хәл итмисез", дидем. Алла мине татар иткән икән, татар яшьләре берлегендә татар халкы өчен күпме тырышкан кешегә шундый сүз әйтүе белән ул мине бик нык рәнҗетте. Милли хисләремә, горурлыгыма шулай каты бәрелде.

– Исеме кем иде?

– Исем-фамилияләрен мин аның язып та алмаганмын. Без бүген тикшерү комитетына гариза язып керттек. Элекке кешене белә идем мин анда. Бу яңа кеше. Элеккесе бик тәрбияле, кешеләр белән хөрмәт итеп сөйләшә торган кеше иде. Бик әйбәт кеше иде анда. Ә бу бик шундый куркыныч кеше.

– Татар кешесеме ул, урысмы?

– Үзе татар кешесе бугай ул, минем аңлавымча. Ул үзе ике метрлы, сивиль киемнән. Бөтен кешегә фәрман биреп кенә йөрде. Мин аның бөтен эшләрен телефонга төшерәм. Моны күреп алды да, миңа ябышты бу. Миңа һөҗүм итеп телефонны тартып ала башлады. Кулдан тотып алып дөбер-шатыр китерә. Мин кулны кесәгә тыктым. Кулын кесәгә тыга башлады. Мин бирмичә телефонны кулда тотып торам. "Сез монда хәзер канунны, хокукларны бозасыз", дип әйттем. Шуннан соң туктады.

Шуннан соң үзенең ярдәмчеләренең берсе Рафик Госман улы да бар иде, мине алып чыгып сөйләшергә кушты. Чыккач Рафик Госман улы миңа аны-моны әйтмәде, "нәрсә булды?" дип сорады. "Минем бөтен әйбер дә әйбәт", дидем. Ул, "ярар утырып тор әле монда", диде. "Мин утырмыйм, утырырга җыенмыйм да монда, мине бернинди чакырусыз алып алып чыгып киттеләр", дидем. Мине таләп итеп кенә чакырдылар. Бик күп канун бозулар ясадылар алар.

Шуннан соң мин чыгып киттем. Аннан Казанга барып, анда Наил Нәбиуллин белән без тикшерү комитетына гариза яздык һәм аны шунда ук кертеп бирдек. Миңа моңарчы да эчке эшләр оешмалары бик каты басым ясаган иде, дин юлында булганга да, татар халкын ислам диненә чакырганда да.

Мөфтигә һөҗүм булганнан соң мине бер ай утыртып та чыгардылар. Әмма-ләкин гаепсезгә утыртып чыгарган өчен берничек гафу үтенмәделәр. Күпме нервыны бетерделәр. Тормыш иптәшем китте, түзә алмыйча, куркып. Психологик стресс булган аның, төннәр буе куркып яткан, мин изоляторда утырганда. Әтисе килеп алып киткән аны, түзә алмаган. Хәзер үзем генә торам өйдә, иптәшем кайтырга да курка Биектауга.

1937 елгы террор кебек хәлләр. Безне бернинди хокукы булмаган кешеләр итеп тотмакчы булалар. Берничә ел элек тә булган иде. Хәтта шалтыратып үтерү белән куркытулар да булды. Шундый күңелсез нәрсәләр монда, Татарстанда бара, кызганычка каршы, дин әһелләренә, милләт өчен тырышып йөрүче бәндәләргә карата.

* * * *

Биектау мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров 20 сентябрьдә Казанда үткән пикет вакытында урыс милләтчесеннән Коръән өстенә дуңгы мае һәм эт тизәге куеп төшерелгән фотоларны интернетта таратуны туктатуны һәм гафу үтенүне таләп иткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG