Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

Лавров Көнбатышның Сүриягә карата сәясәтен тәнкыйтьләде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Нью-Йоркта БМО генераль ассамблеясындагы чыгышында, Көнбатыш илләренең Сүрия низагына карата сәясәтен тәнкыйтьләде.

Лавров сүзләренчә, БМО иминлек шурасының хуплавын алмыйча кертелгән бер яклы чикләүләр, сәяси режимнарны үзгәртергә тырышулар – болар барысы да халыкара хокук системасына туры килми.

Кеше хокуклары турында кайгырту башка илләрнең эчке сәясәтенә тыкшыну өчен сәбәп була алмый, дип ассызыклады Лавров.

Русия инде берничә тапкыр БМО иминлек шурасында Сүриягә кырыс чикләүләр кертү тырышлыкларын блоклаган иде. Чикләүләрне Көнбатыш һәм гарәп илләре тәкъдим итә. Бу атнада узган БМО утырышында да Русия бу сәбәпле дөнья лидерлары тарафыннан тәнкыйтьләнде.

XS
SM
MD
LG