Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ранил Нуриев: "Татар эстрадасында чикләр юк"


Ранил Нуриев: "Һәркем иҗатын халыкка җиткерә ала"
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:23 0:00

Ранил Нуриев: "Һәркем иҗатын халыкка җиткерә ала"

Ранил Нуриев сентябрь башында Мәскәүдә танылган телевидение алып баручысы Ксения Собчакның ябык кичәсендә катнашып кайткан. Аның белән әңгәмәне шул очрашу хакында сорарудан башладык.

“Дуслар клибымны Ксениягә күрсәткән һәм ул мине ябык кичәсенә чакырырга булган”, ди Ранил. Алай да ул Собчак белән озак сөйләшә алмаган, сүзләре “сәлам-сәлам”нән ерак китмәгән. Ксения аның клибының мәгънәсен аңламаса да, уңай тәэсир алган, ди җырчы. Ул исә Собчакны күрергә бик атлыгып тормаса да, Мәскәү “йолдызлары” белән бер кичәдә булып, рухланып кайтуын сөйләде.

Татар җырларын кечкенәдән, мәктәп чорларыннан җырлап үскән Ранил Казанда туа. Әтисе Әтнә ягыннан, әнисе Балтач районыннан икән. Башлангыч белемне 155нче татар гимназиясендә ала. Укып бетерүгә Ранилгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына чакыру килә. Тик әтисе теләге белән ул Русия эчке эшләр министрлыгының юридик институтына укырга керә.

Ранил татарча яхшы сөйләшсә дә, ана телендә әти-әнисе белән генә аралаша икән. Дуслар, танышлар белән русча аңлашалар. Шулай да аның күзәтүе буенча, спортзалларда кесә телефоннарында татар җырларын уйнатучылар арткан. Ранил атнасына ике-өч тапкыр спорт белән шөгыльләнә, махсус тренеры бар. Болардан тыш, атта йөрергә, сәяхәт итәргә, җырлар язарга ярата. Интернет кулланучыларга аның “Ялгышу” дигән җыры билгеле.

Ранил Нуриев: "Ялгышу"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00
йөкләү


Ранил Казанда үтүче тамашаларда еш чыгыш ясый. Шуларның иң зурысы – 4 октябрьдә Пирамида залында узачак “Музыкаль десант” проекты.

26 яшьлек җырчы фикеренчә, татар эстрадасы ул бизнес өлкәсе кебек - анда чикләр юк, һәркем иҗат итә ала. "Эшмәкәрләр бик күп, син бизнесмен булма" димиләр бит, шуның кебек эстрадада да һәркем үз иҗатын халыкка җиткерә ала.
XS
SM
MD
LG