Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Укытучы көненә Татарстанның мәгариф һәм фән министры билгеле булачак


Киләсе атнада – Укытучы көненә Татарстанның яңа фән һәм мәгариф министрының исеме билгеле булачак.

Азатлык радиосы министрлыкка намзәтләр турында хәбәр иткән иде. Аларның берсе министр вазифасын вакытлыча башкаручы Данил Мостафин һәм министрлар кабинетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Заманов.

Шулай ук бу көннәрдә министрлыкта тагын бер буш вазифа барлыкка килүе билгеле булды. Татар-информ хәбәр агентлыгы язганча, министр урынбасары Людмила Нугуманова вазифасыннан китте. Нугуманова хәзер Казан югары уку йортларының берсендә белем бирергә ниятли.

Элек фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов президент карары белән үз вазифасыннан китте. Хәзер ул КАИ-КНИТУда ректор вазифасын башкара.

XS
SM
MD
LG