Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Чиркәү Pussy Riot кызларын тәүбә итәргә чакыра


Русия правослау чиркәве Pussy Riot эше буенча рәсми белдерү белән чыкты. Белдерү панк-төркеме кызлары эшенең мәхкәмәдә кабат каралуы белән бәйле. Pussy Riot адвокатлары Хамов районы суды чыгарган хөкем карары белән ризалашмыйча аңа шикаять белдергән иде. Шикаять беренче октябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә каралачак.

Чиркәү Pussy Riot кызларын тәүбә итәргә чакыра. Тәүбә иткән очракта моны хөкем чыгарганда исәпкә алырга кирәк диелә белдерүдә. Шул ук вакытта чиркәү мөрәҗәгатендә “диндарларны рәнҗеткән гамәлләр җәзасыз калырга тиеш түгел” диелә.

17 августта Мәскәүнең Хамов мәхкәмәсе Pussy Riot төркеменең өч әгъзасын Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт оештырган өчен ике елга иректән мәхрүм иткән иде.

XS
SM
MD
LG