Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадридта полиция белән каршылык белдерүчеләр бәрелеште


Шимбәдә Мадридта полиция каршылык белдерүчеләр белән бәрелеште. Хокук саклаучылар демонстрантларны парламент мәйданыннан чыгарыр өчен көч кулланырга мәҗбүр булды. Ике кеше җитди тән җәрәхәтләре алды, 13 кеше тоткарланды. Урамнарга чыккан халык илнең икътисад сәясәтенә каршылык белдерә.

Сишәмбедә Мадрид үзәгендә шушыңа охшаш вакыйгада дистәләгән кеше зыян күрде, берничә кеше тоткарлан иде.

Соңгы чара – бу атна эчендә инде өченчесе. Каршылык белдерүчеләр Испания хакимиятенең вазифасыннан китүен, парламентның эшен туктатуын һәм яңа конституция игълан ителүен таләп итә. Испаниядә кризис тирәнәя бара һәм эшсезлек күрсәткече арта.
XS
SM
MD
LG