Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда Израиль һәм Төркияне өйрәнү үзәкләре ачыла


Казан университеты нигезендә Төркияне өйрәнү үзәге ачыла. Бу хакта КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Әнкараның Юныс Әмрә институты килешү төзеде.

Килешүне төрек уку йортының ректоры Али Фоат Билкан һәм Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Линар Латыпов имзалады.

Юныс Әмрә институты инде дөньяның 60ка якын шәһәрендә төрек үзәкләрен ачты. Аның максаты төрле илләр халкын Төркия мәдәнияте, тарихы, сәнгате белән таныштыру һәм төрек телен өйрәтү.

Шулай ук Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында яһүд динен һәм Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге ачылды. Анда укучы студентлар Израильнең сәяси, икътисадый системасын өйрәнә алачак.
XS
SM
MD
LG