Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:59

Урыс патриархының рәсми тарихка шик белдерүгә каршы чыгуын тарихчы Нурулла Гариф дөреслек ачылудан курку дип бәяләде.

Узган атна ахырында Казанга килергә җыенган, әмма ул сәфәрен билгесез вакытка кичектергән урыс патриархы Кирилл дүшәмбе көнне XVI Бөтендөнья урыс халык корылтаенда чыгыш ясап, урысларның татарларны җиңүе символы буларак кулланылучы Куликово сугышын телгә алды.

“Тарих кысалары – Русия кысалары” дип исемләнгән корылтайдагы чыгышында патриарх Русьне чукындыруны тискәре төсләр белән сурәтләүчеләрне, Куликово сугышына шик белдерүчеләрне, Икенче дөнья сугышын башлау өчен фашистлар Германиясе белән Советлар берлеген бертигез дәрәҗәдә җаваплы итеп күрсәтүчеләрне Русиягә начарлык теләүчеләр дип атады. Аның сүзләренчә, “үткәнне болай аңлатуларның максаты бер генә – кешеләр күңеленә, беренче чиратта яшьләргә, кимчелеклелек хисләре тарату, үз ата-бабаларыннан һәм аларның мирасыннан баш тарту теләге уяту”.

Урыс патриархы Кирилл

Урыс патриархы Кирилл

“Урыс тарихы сивиль җәмгыять тарафыннан яклау таләп итә. Аны яман ният белән бозып күрсәтү тырышлыкларына битараф калырга хакыбыз юк. Без аның төп казыкларын җимерелүдән саклап калырга тиешбез. Бу кысалардан чигенергә безнең хакыбыз юк”, диде Патриарх Кирилл урыс корылтаенда чыгыш ясап.

Күренекле тарихчы Нурулла Гариф Азатлык радиосына патриархның борчылуларын бик тә аңлавын белдерде. Аның фикеренчә, Русия һәм православие элек-электән ялганга таянып килгәнгә күрә, Патриарх интернет һәм заманча технологияләр чорында дөреслекнең халыкка ачылуыннан курка һәм андый мөмкинлекләрне хәзер үк ныклап ябып кую юлын эзли.

"Әгәр Русиянең дөрес тарихын бирсәң, ул бит Русиянең һәм шул ук патриархларның, христианнарның алып барган сәясәтенә туры килми. Дөрес тарихны бәян итсәң, ул халыкка шул чордагы бөтен чынбарлыкны ачып бирәчәк: ирексезләп чукындыру, халыкларны җирсез калдыру, кылычтан уздыру... Алар аннан куркалар. Ул бит Русия дәүләте өчен бик куркыныч. Русия дәүләтен бит гомер-гомергә ялган гына тотып торган, ялган һәм халыкларны куркыту гына. Бигрәк тә шул урыс халкын татар дип куркыту, мөселманнар дип куркыту.

Патриарх үзенчә Русия дип тырыша һәм аның фикерләре үзенчә Русияне саклап калу өчен аның тарафыннан караганда дөрес дип уйлыйм мин. Ә чын тарихны бәян итсәң, ул аларга куркыныч тудыра. Икенчедән, хәзер бит вазгыять үзгәрә. Бөтен тарихи документлар ачыктан-ачык интернетта. Кешеләр аны ачып укый алалар. Элек Мәскәүгә баргач, анда урыс елъязмаларын кулга бирмиләр иде. Казанда алар бөтенләй юк иде, чөнки анда шушы Казан мөнәсәбәтләре, Казанны яулап алулар, Болгар-Русь мөнәсәбәтләре. Алар бит елъязмаларда бөтенесе аерым-ачык язылган. Элек Мәскәүдә бирмиләр иде, хәзер алар бөтенесе интернетта бар. Алар шуннан курка дип уйлыйм. Аннан хәзер кешеләр китапны бик укымый бит. Китапта бирмәсәк тә, без аны интернетка куя алабыз. Кешеләр аны интернеттан укый ала. Бу аларның ялганлау мөмкинлекләрен чикли, дип уйлыйм", диде Нурулла Гариф Азатлык радиосына.

Аның фикеренчә, бу совет чорындагы кебек бертөрле тарихи карашны гына алга сөрү, башка карашларны тыю тырышлыкларының дәвамы булса да, алар бу хыялларын тормышка ашыра алмаячак.

"Патриарх Казанга килгәч, көчләп чукындырулар өчен гафу үтенсә, Русиягә файдасы күбрәк булыр иде. Ә ул бу ялган сүзләре белән, киресенчә, аны җимерүгә генә хезмәт итә. Хәзер ялган белән ерак барып булмый, ялганның аягы кыска. Дөнья үзгәрә, алар бер тырмага икенче тапкыр гына басалар", ди Нурулла Гариф.

Патриарх Куликово сугышы тарихына шик белдерүчеләрне Русиягә начарлык теләүчеләр дип атады. Гәрчә, Куликово сугышы турында мәктәпләрдә өйрәтелгән тарих китапларында язылганнарның дөреслеккә бик үк туры килмәвен 2008 елда ул чактагы премьер-министр, хәзерге президент Владимир Путин да әйткән иде.

“Анда кемнең кайсы якта сугышканлыгы турында бик кызыклы күзәтү бар. Әйе, бу бик кызыклы. Анда ике якта да урыс полклары сугышкан. Ике якта да татар атлы гаскәрләре булган. Урыслар аларны төп һөҗүм көче буларак кулланган. Бу безнең тарихыбызның кызыклы сәхифәләре. Без моңа хәзер бернинди идеологик хорафатларсыз карый алабыз”, диде Путин.

Путинның әлеге сүзләрен искә алып Нурулла Гариф: "Аңа ул вакытта урыс тарихчылары дөрес мәгълүмат биргән иде. Куликово сугышының ялган икәнен һәм аның бөтенләй урыслар бәяләгәнчә язылмаганлыгын, урыслар белән татарлар сугышы түгел, башка сугыш булуын аңлаттылар", диде.

Аның фикеренчә, Русиядә хәзер идеологик хорафатлардан арыну түгел, киресенчә, аларны көчәйтү генә бара. "Без тарихи дөреслекне белмибез, белсәк тә чыгара алмыйбыз. Әгәр дә дөреслекне чыгарасың икән, андый эшне кабат җинаять кодексына тыгып куярга мөмкиннәр. Эш шуңа таба бара", ди ул.

Патриарх чыгышында телгә алынган Русьне чукындыру мәсьәләсенә килгәндә, Нурулла Гариф сүзләренчә, "ул чукындыру бик начар булган. Урыс елъязмалары бәян иткәнчә, аларның өске катламы гына чукынган. Гади халыкны суга ирексезләп куып керткәннәр. Болгарда ислам вәкилләрен үзләре чакырып китереп дәүләт дәрәҗәсендә кабул иткән булсалар, алар православиене үз ирекләре белән кабул итмәгән".

Нурулла Гариф урыс елъязмаларында бик күп гаҗәеп фикерләр булуын, аларның Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорына караган өлешләрен өзек-өзек итеп кенә булса да бастырып чыгарырга хыяллана. Тарих китаплары язган өчен мәхкәмәгә бирсәләр дә, елъязмаларда язылганнар бит документ буларак санала, аларны мәхкәмәгә биреп булмый, урыс елъязмаларындагы сүзләрне, ди ул. Әмма ул бу эшләрне башкарырга үзенең генә көче җитмәвен, моның белән тулы бер институт шөгыльләнергә тиешлеген әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG