Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге татар мәчетендә Коръән ашына кораллы һөҗүм ясалган


Пермь үзәгендә урнашкан җәмигъ мәчетенә килүчеләргә ут ачканнар. Вакыйга мәчет ашханәсендә узган Коръән ашыннан соң була. Берничә кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.

Билгесез кешеләр аштан соң мәчет ихатасына чыккан мәхәллә халкына ата башлаган. Моны яшерен камералар төшереп алган. Ут астында якынча 50 кеше булган, дип хәбәр итә Lifenews.

Һөҗүм нәтиҗәсендә Коръән ашы уздырылган мәрхүмнең туганы авыр яраланган. Тагын берничә кеше тән җәрәхәтләре алган.

Зыян күрүчеләрне шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Әлегә һөҗүмнең сәбәпләре билгесез. Полиция һөҗүм итүчеләрне эзли.
XS
SM
MD
LG