Accessibility links

Казанда кызыл автобуслардан соң кызыл трамвайлар яна башлады


Казанның Ямашев урамында 13нче трамвай яна
Казанның Ямашев урамында 13нче трамвай яна
Казанның җәмәгать транспортында чираттагы күңелсез вакыйга - сишәмбедә көпә-көндез Ямашев урамында 13нче маршрутта йөрүче трамвайга ут капты. Нәтиҗәдә шушы транспорт чарасыннан көйгән тимер өеме генә калды. Казада зыян күрүчеләр юк, хәзерге вакытта янгынның сәбәбен ачыклыйлар.

Күрше йортларда яшәүче шаһитләр сүзенә караганда, чыбыкларда кыска ялганыш булган һәм 10 минут эчендә ут бар трамвайны чорнап алган. Трамвай йөртүче пассажирларны салоннан чыгарып өлгергән.



Соңгы араларда Казан халкы берничә ел элек Кытайдан сатып алган арзан, сыйфатсыз кызыл автобусларның еш ватылуы һәм януына күнеккән иде инде. Бу аларны хәзер шаккаттырмый, ләкин трамвай януны моңарчы күргән булмады. 2013 елгы Универсиадага яңа трамвайлар сатып алу тагын да актуальрәк мәсьәләгә әйләнеп бара.

Казан хакиме Илсур Метшин башкаланың транспорт системын яңарту инкыйлабын игълан итте. Мәсәлән, тиз йөрешле трамвайларны 2013 елның кышында ук күреп булачак дип ышандыра түрәләр. Италиянең Finmeccanica ширкәтеннән 66 тиз йөрешле трамвай сатып алу планлаштырылган иде. Ләкин Казан башкарма комитетының сентябрь азагында узган утырышында яңа трамвайларның Беларустан китереләчәге игълан ителде.

Бу очракта да кызыл автобуслар белән булган хәл кабатланмасмы, ягъни сыйфатлы транспорт урынына арзанрагын алып, урамнарда тагын янгыннар артмасмы дигән шикләр юк түгел.
Казанның Ямашев урамында 13нче трамвай яна
Казанның Ямашев урамында 13нче трамвай яна

Шулай ук Универсиада уңаеннан яңа автобуслар китерү дә каралган. Искереп, таушалып беткән Кытай автобусларына алмашка 700 “НефАЗ” һәм “МАЗ” автобуслары киләчәк. Бүгенге көндә 392 автобус сатып алу турындагы килешүгә кул куелган. Шулар арасында 227 "МАЗ” һәм 165 “НефАЗ”.

Әлегә Казан мэриясе Беларус заводы продукциясен алуны кулайрак күрә. Казан башлыгы Илсур Метшин сүзләренчә, Кытай автобуслары үз вакытында куелган максатларга ирешүгә ярдәм иттеләр, ләкин бүгенге көндә алар инде артта калды, шуңа күрә башкала сыйфатлы транспорт белән тәэмин ителәчәк.

Казан түрәләре электр транспортын үстерүгә өстенлек бирә - метро поездларын һәм трамвайлар санын арттыру карала.

“Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галәвов сүзләренчә, 2012 елда бер көн эчендә метро аша узган пассажирлар саны 105 меңгә җиткән.

“Тыгыннар вакытында электр транспорты күпчелек халык өчен бердәнбер уңай юл булды”, дип саный Галәвов. 2013 елда ачылачак өч яңа метро тукталышын исәпкә алганда, метродагы пассажирлар саны ике тапкыр артырга мөмкин.
Казанның Ямашев урамында 13нче трамвай яна. 2 октябрь 2012
Казанның Ямашев урамында 13нче трамвай яна. 2 октябрь 2012

Галәвов шулай ук Көнбатыш тәҗрибәсен дә искә алырга чакыра.

“Көнбатышта трамвайлар иң зур үсеш алган транспорт чарасы булып тора. Машиналар йөрер өчен өстәмә урын ясарга теләп, трамвай юлларын алып атканнарына үкенгән шәһәр башлыкларын күрәбез. Мәсәлән, АКШта трамвай системын торгызу өчен 30 проект башкарыла, ә Европада - 100 тирәсе”, ди Галәвов.

Берничә ел элек Казанның хәзерге хакиме Метшин да нәкъ шул юлны сайлаган иде - машина тыгыннарыннан котылу өчен дигән булып шәһәр үзәгеннән трамвай юлларын алып ташладылар. Иң арзан һәм иң кулай саналган трамвайлар югалды, ә машина тыгыннары артты гына.

Шуңа да түрәләрнең яңа транспорт инкыйлабы турындагы сүз башлавы әллә ни зур ышаныч уятмый, халык әлегә иксез-чиксез тыгыннарны, яңгыр яуганда су баскан урамнарны, тиз ватылучан кызыл автобусларны һәм дөрләп янган трамвайларны гына күрә.
XS
SM
MD
LG