Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядәге төрек яшьләре эшне Төркиядә эзли


Истанбулның Таксим мәйданы
Истанбулның Таксим мәйданы

Төрек мөһаҗирләренең балалары һәм оныклары Истанбулда эш эзли. Алар Германиядән тәҗрибә һәм Европа стандартларын алып кайта.

Ирләрнең күпчелеген Икенче дөнья сугышында югалткан Германия сәнәгатьне аякка бастыру өчен читтән эшчеләр китерә башлый. Башта Италия, аннары Греция кебек илләрдән килүчеләр Германия куйган таләпләрне үти алмау сәбәпле, Германия көнчыгышка таба борылып эшчеләрне Төркиядән чакыра.

Икътисади авырлыклар кичергән Төркиядә бу “вакытлыча дип исәпләнгән” эш мөмкинлегенә кызыккан яшьләр саны шактый күп була. 70-80нче елларда Германиягә бер дулкын “кунак эшчеләр” килә. Тора-бара алар ияләшкән җирләренә гаиләләрен һәм балаларын китерә. Балалар үскән саен бу рәхәт тормышның авырлыклары дә әкренләп үзен сиздерә башлый. Күчеп килгәннәрнең күпчелеге югары белемле булмаган, икътисади киләчәген генә кайгырткан бер буын була. Аларның балалары зур мәдәни-социаль авырлыкларга дучар була. Ике аерым мәдәният арасында үскән, үз милли аңын югалткан икенче буынны "югалган буын" дип атыйлар.

Балаларын кайгырткан гаиләләр исә балаларын укырга Төркиягә җибәрә башлый. Гаиләләрнең ике ил арасында бүленүе инде икътисади яктан хәлләнгән, пенсия яшенә җитә башлаган кешеләрне илләренә кайтарга мәҗбүр итә. Шулай да күпләр Германиядә калу юлын сайлый.

80нче еллар ахырында ике ил арасында Германиядә эшләгәннән соң пенсияне Төркиядә алып яшәргә рөхсәт иткән килешү кабул ителде. Шуннан соң кайтучылар күп булды.

Икенче дулкын башланды

Бүгенге көндә Германиядән Төркиягә беренче дулкын белән кайтып китүчеләр үз илләренә яңадан күнегүдә зур авырлыклар кичерде. Германиядә алар “төрек” булып яшәсә, туган якта алар “алман” булып калды. Шулай да аларның арасында кайтуда үкенүчеләр юк диярлек. Башта яшәүнең матди ягын кайгырткан гаиләләр олыгая төшкәндә мәгънәви ягы турында күбрәк уйлана башлады.

Төркиядә икътисади үсеш
2010 елда – 8.9%
2011 елда – 11%
2023 елга зур шәһәрләр арасында тимерьюл салу планы бар

Бүгенге көндә Германия белән Төркия арасында мөмкинлекләргә караганда аерма калмады диярлек. Киресенчә, Төркиянең зур шәһәрләрендә икътисади үсеш күзәтелә.

Бүгенге көндә Истанбул һәм Әнкара кебек зур шәһәрләргә Европа илләреннән яхшы югары белем алган, берничә телдә сөйләшкән төрек яшьләре кайта. Үз милләтен һәм Европа илләренең гореф-гадәтләрен яхшы белү аларның Төркия хезмәт базарында яхшы эш урыннары табу мөмкинлеген арттыра.

Мәдәни каршылыклар кала

Германиядә төрек мөһаҗирләренең өченче буыны да “кунак эшчеләр” булып кала. Иммиграция белән проблемнары күп булган, икътисади авырлыклар кичергән бу ил югары белемле төрекләрне эш белән тәэмин итә алмый.

Германия җитәкчелеге күпмилләтле җәмгыятьнең әһәмияте турында сөйләсә дә, бер үк вакытта Германия һәм Төркия ватандашлыгына ия булырга рөхсәт итми. Күпләр Германия ватандашы булыр өчен Төркия паспортыннан баш тарта.

Истанбулга кайткан яшьләр дә тиз генә Төркиядә туып үскән милләттәшләре арасына кереп китә алмый.

“Мондагылар белән бик аралашмыйм, минем төрек телендәге акценттан көләләр. Дусларымның 90%ы Германиядән кайтучылар һәм чит ил кешеләре”, дип сөйләде журналистларга Германиядән күчеп кайткан яшь архитектор Әминә Шаһин.

Германиядә туып белем алганнар телиләрме-теләмиләрме, алман җәмгыятендәге пөхтәлек һәм тәртипкә өйрәнеп үсә. Төрек җәмгыятенең бу мәсьәләдәге җитешсезлекләре, шулай ук уйлаганны турыдан әйтү “итәгатьсезлек” саналуы Германиядә башка төрле гадәтләргә өйрәнгән төрек яшьләрен Төркиядән тиз биздерергә мөмкин дигән фаразлар да бар. Ләкин әлегә яшьләр ата-аналарының туган иленә кайта һәм икътисади үсешне тизләтә.
XS
SM
MD
LG