Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары Мәскәүнең яңа мәгариф канунын хупламады


Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары “Русиядә белем бирү турында” федераль канун өлгесен хупламады. Өлге депутатларда каршылык уятты, дип хәбәр итә Татар-информ.

Яңа канун Русиядәге милли республикаларга дәүләт телләрен өйрәнүне җирле канун белән җайга салу мөмкинлеген бирми. Ягъни туган телдә белем хокуклары тәэмин ителми. Комитет рәисе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, милли парламент республикаларның туган телдә белем алу хокукын сызып ташлый торган канунны хуплый алмый.

Русия дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов, федерал канунда милли мәсьәләләрнең ачык бирелмәгәнлеген, үтәкүренмәлелекнең булмавын билгеләп үтте.

Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге канун әзерләнгәндә Татарстан да үз тәкъдимнәрен юллаган булган, ләкин аның бөтенесе дә игътибарга алынмаган. Республиканың туган телдә белем алуга кагылышлы принципиаль искәртүләре өлгедә чагылыш тапмаган.

Русия дәүләт думасы әлеге канун өлгесен 16 октябрьдә беренче укылышта кабул итәргә тиеш. Икенче укылышка тәкъдимнәрне кабул итү белән махсус оештырылган төркемнәр шөгыльләнәчәк.
XS
SM
MD
LG