Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар һәм Зөя ЮНЕСКО исемлегенә керергә мөмкин


Татарстанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты вәкилләре Виши Золт һәм Гергели Надь килде. Белгечләрнең максаты - Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге белән танышу. Хәзерге вакытта бу ике тарихи урынны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү өчен эш алып барыла.

Виши Золт – профессор һәм археология докторы Татарстанга Болгар белгече буларак килде. Гергели Надь – шулай ук профессор һәм архитектура докторы – Зөя белгече.
Татарстан тарихи объектларының ЮНЕСКО исемлегенә керү-кермәвен оешманың Бөтендөнья мирас комитеты хәл итәчәк.
XS
SM
MD
LG