Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия мәктәпләрендә татар теле дәреслекләре җитәрлек


Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова (с) һәм китапханәче Гөлфинә Фәүзиева
Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова (с) һәм китапханәче Гөлфинә Фәүзиева

Ижау шәһәренең алтынчы санлы гимназиясендә татар телен тирәнтен өйрәнәләр. Укучыларны ана теле дәреслекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе анда тулысынча хәл ителгән.

Удмуртиядә балалар саф татар мохитендә яшәми. Катнаш гаиләләр саны да аз түгел. Шуңа да укытучылар рус мәктәпләре өчен татар теле програмы нигезендә төрле авторларның дәреслекләрен куллана. Мәктәпләрдә татар теле укытучылары төрле програмнарга нигезләнеп балаларга ана телен өйрәтә.

Әлфия Гайсина
Әлфия Гайсина
“Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән килешү нигезендә Татарстан мәгариф министрлыгы тәэмин итә. Яңа федераль канун стандартларын исәпкә алып без үзебезнең мәктәпләрдән дәреслекләргә гаризалар җыябыз. Елына ике тапкыр шушы гаризаларны берләштереп, Татарстан мәгариф министрлыгына хат юллыйбыз. Элемтәбез тыгыз, без инде күп еллар эшлибез.

Әйтергә кирәк, дәреслекләр белән тәэмин итү яхшырды. Ләкин яңа федераль стандартлар сәбәпле башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр исемлеген үз вакытында җибәрә алмыйбыз. Шулай да, башлангыч сыйныфлар өчен тәэмин ителү сиксән процент тәшкил итә. Мәктәпләргә тиешле күләмдә барлык дәреслекләр килер ышанып калабыз", диде Удмуртия мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Әлфия Гайсина.

Ел саен Удмуртия мәктәпләренә күпме һәм нинди авторлар дәреслекләре кирәклеге турында гариза җибәрелсә дә, элекке елларда Татарстаннан тиешле күләмдә уку әсбаплары килмәгән. Еш кына исемлектәге дәреслекләр урынына башка авторлар дәреслекләрен дә алыштырып җибәрү гадәти күренеш булган.

Гимназиягә килгән яңа дәреслекләр
Гимназиягә килгән яңа дәреслекләр
"Татарстан мәгариф министрлыгына рәхмәт. Ел саен бушлай дәреслекләр белән ярдәм итәләр. Әлбәттә, мохтаҗлык бар. 1900ләп дәреслек кирәк. Исемлектә 78 дәреслек исеме булса, гариза белән 25 процент бу уку елы башына кына алдык.

Без гаризаны вакытында бирәбез. Әмма Татарстан министры бер вакыт билгеләсә, безне кабул итәрбез дип ышандырса, гариза әзерләүне тизләштерер идек. Үзебез алып кайтыр идек, бу эш җайланыр иде", диде Әлфия Гайсина.

Быел укытучыларга методик кулланма әсбаплар да өстәмә рәвештә җибәрелгән. Шул ук вакытта, республика мәктәпләренең өлкән сыйныфларында татар теле укытылмый. 11 сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре дә өстәмә куелган. Аларны гимназиягә биргәннәр. “Әлбәттә, бу китаплар балаларны олимпиадаларга әзерләгәндә кирәк булачак”, дигән фикердә Әлфия Гайсина. Тагын өстәмә рәвештә килгән гарәп теле китапларын гимназиягә биргәннәр. Балаларга 5-6 сыйныфларда махсус курслар укытылган булган.

Ижау шәһәренең алтынчы санлы гимназиясендә татар телен тирәнтен өйрәнәләр. Бирегә яңа дәреслекләр кайтарылган. Аларны ана теле мөгаллимәләре генә түгел, башка фән укытучылары да кызыксынып карады. “Гимназия бүгенгә кирәкле дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән”, диде китапханәче Гөлфинә Фәүзиева.

Гимназия укучылары яңа дәреслекләр белән кызыксына
Гимназия укучылары яңа дәреслекләр белән кызыксына
Гимназиядә ана теле дәреслекләре белән укучыларны тулысынча тәэмин итү юллары күптән хәл ителгән. “Үзләрендә кирәкле китаплар булмаса, башка мәктәпләр белән алышабыз, шулай ук күрше Әгерҗе районы да ярдәм итә”, диде Гөлфинә Фәүзиева.

Башка мәктәпләрдә дә ана теле дәреслекләре җитәрлек. Гимназиядә таушалган китапларны алыштыру да план буенча алып барыла.

Гимназиядә яңа килгән дәреслекләрне караганда аларның төрле елларда нәшер ителгәненә игътибар иттек. Кайбер китаплар 2006 елда ук басылган. Алар яңа федераль стандартларга туры киләме? Бу сорауга мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Әлфия Гайсина болай диде:

"Татарстан министрлыгының шундый хаты бар: әгәр бу дәреслекләр 3-11 сыйныфларга карый икән, аларны кулланырга була. Без дә бу хатка таянабыз. Беренче сыйныфларда 2010-12 елларда нәшер ителгән дәреслекләр нигезендә укыту алып барылырга тиеш.

Әлфия Гайсинаның бер теләге дә бар. Чит төбәкләрдә эшләүче белгечләрне Татарстанга җыеп, яңа уку әсбаплары, аларның яңа федераль стандартларга, бүгенге заман таләпләренә туры килүе хакында мәгълүмат җиткерү. Татарстан чит төбәкләрне дәреслекләр белән тәэмин итүне системлы рәвештә алып барырга тиеш дигән фикердә укытучылар да.

Тагын бер фикер. Укытучылар дәреслекләрнең матур төсле нәшер ителүәнә игътибар итте. Әмма ул рәсемнәрнең татар милли бизәкләренә тәңгәл килмәвенә басым ясады.
XS
SM
MD
LG