Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Татарстан хөкүмәте әзерләгән яңа канун өлгесе Казан үзәгендәге мәйданнарда зур халык җыеннары үткәрүне тыя.

Татарстан парламенты Ирек мәйданында һәм шәһәр үзәгендәге башка күп кенә урыннарда урам җыеннары үткәрүне тыярга җыена. Сишәмбе көнне Татарстан дәүләт шурасының Канунлылык һәм хокук тәртибе комитетында каралган яңа канун өлгесе урам җыеннары үткәрү шартларын тагын да кырыслатуны күздә тота.

Яңа канун урам җыеннары үткәрү турында белдерүнең кая тапшырылырга тиешлеген, җыеннар урынында халыкның рөхсәт ителгән тыгызлыгын билгели. Кайсы урыннарда урам җыеннары, митинглар, халык йөрешләре һәм демонстрацияләр үткәрү тыелуын да шушы канун билгеләячәк. Мәсәлән, андый чараларны аеруча куркынычлы җитештерү корылмаларына, хәрби корылмаларга 500 метрдан да якынрак, тимер юл, автобус һәм елга вокзалларына, һава аланнарына 200 метрдан да якынрак үткәрү тыелачак. Алга таба исә хакимият биналары, мәхкәмәләр, прокуратуралар, консуллыклар, мәгариф, сәламәтлек саклау оешмалары биналары, гыйбадәтханәләр килә. Митинглар, демонстрацияләр андый оешмалар биналарына 50 метрдан да якынрак булмаска тиеш.

Казанның Ирек мәйданы харитасы

Казанның Ирек мәйданы харитасы

Казанда андый биналарның тыгызлыгын күздә тотканда, шәһәр үзәгендә зур халык җыеннары үткәрү өчен мөмкинлек бөтенләй калмаячак. Мисал өчен 1980 елларда Советлар берлегендәге иң беренче митинглар узган, 1990 елларда да халык күтәрелешенең үзәге булган, соңгы елларда да яңадан активлашып баручы протест чараларын күргән Ирек мәйданының үзәк ноктасын алсаң, һәр яклап 50 метр арада гына шундый биналар. Шулай итеп, соңгы чирек гасырда халык үз фикерен белдереп килгән төп мәйдан, әгәр хакимият әзерләгән бу канун өлгесе расланса, халык җыеннары өчен ябык булачак.

Шулай ук Казанның башка күп кенә мәйданнары һәм урамнары да халык ризасызлыгы җыеннары, йөрешләре өчен ябык булачак. Бу җәйдә Русия Думасы чыгарган андый чаралар үткәрү шартларын бозган өчен җәзаны күп мәртәбә кырыслатып бик зур штрафлар билгеләүче канун Татарстандагы яңа канун белән бергә эшләгәндә, протест белдерергә чыгучыларны җиңел генә каты җәзага тарту мөмкин, дигән сүз. Полициянең ул 50 метрны кайсы урыннан үлчи башлавы да соңрак мәхкәмәдә генә мәгълүм булырга мөмкин.

Парламентка әлеге канун өлгесен Татарстан хөкүмәте әзерләп керткән. Тиздән ул беренче укылышта каралачак. Дәүләт Шурасының Канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин әйтүенчә, яңа канун бу ел ахырына кадәр расланырга тиеш.

Комитетның рәис урынбасары Рафил Ногманов Азатлык радиосына: “Митингта халык җыела, җыела, җыела да ун секундта бәреп керәләр” дип, 50 метрның берни булмавын, полициягә иминлек зонасы булдыру өчен генә кирәклеген белдерде.

Рафил Ногманов

Рафил Ногманов

Рафил Ногманов сүзләренчә, Татарстан кануны “Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, халык йөрешләре һәм пикетлар турындагы” 54-нче санлы Русия канунын тулыландыручы, ачыграк итеп билгеләүче төбәк кануны булып тора һәм Татарстанда әзерләнүче бу канун башка күп кенә төбәкләр белән чагыштырганда йомшаграк.

Башка кайбер төбәкләр белән чагыштырганда ялгыз пикет уздыручылар өчен Татарстанда шартлар чыннан да яхшырак булачак. Ялгыз пикет уздыру турында алдан хәбәр итү кирәк түгел һәм кайбер башка урыннарда андый чаралар уздыручыларның арасы кимендә 100 метр булырга тиеш булса, татарстанда алар бер-беренә кимендә 30 метр калдырып баса ала. Ногманов бер дүрткел метрга халык тыгызлыгы 0,3-1 кешедән артмау таләбен кешеләрнең бер-берен таптамавы ягын кайгырту дип аңлатты. Аның әйтүенчә, берәр мәйданга канунда каралганнан ике мәртәбә күбрәк кеше җыелса, алар бер-берен таптый башлаячак. Ногманов шулай ук әлеге канун өлгесенең беренче укылышка гына керүен, анда күп нәрсәләрнең үзгәрергә мөмкинлеген әйтте.

Яңа канун киләсе елның беренче гыйнварында гамәлгә керергә тиеш.

Ирек Мортазин чикләүче канунны мәхкәмәгә бирәчәк

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

Күренекле блогер һәм журналист, берничә ел элек Татарстан хөкүмәтенең әлегә канунга охшаш карарын Русия Югары мәхкәмәсе аша гамәлдән чыгаруга ирешкән Ирек Мортазин Азатлык радиосына әлеге канун расланып гамәлгә керсә, беренчеләрдән булып аңа каршы чыгачагын һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Аның әйтүенчә, бу канунның максаты халыкның хакимиятләргә ризасызлык белдерергә җыела торган урыннарында митингларны, демонстрацияләрне тыю.

Алар халыкның Ирек мәйданына чыгуына бик тә каршы, кайсы мәйданны алсаң да, аның янында йә уку йорты, йә башка берәр мөһим бина, барысы да халыкны митинг үткәрү өчен каенлыкка җибәрергә тели, ди Мортазин.

Хәзер инде Камал театры янында да митинглар үткәрү чикләнәчәк. Чөнки аның янында Һуманитар университет урнашкан.

Теге яки бу урында митинглар үткәрүне тыю өчен нишләргә икән, дип уйлыйлар да, уку йортлары янында җыелуны тыючы канун уйлап чыгаралар, дип аңлатты Мортазин. Аның фикеренчә, Татарстан хакимияте халык ризасызлык арта баруны чамалый һәм алдан ук чаралар күреп куярга ашыга.

“Курыкканга куш күренә. Татарстанда сәяси климат бик начар. Анда ирекле киңкүләм мәгълүмат чаралары юк. Шуңа күрә, чын вәзгыятьне үзләре дә белми. Гәрчә даими рәвештә соралган белешмәләр вәзгыятьнең бик кискен булуын күрсәтә. Торак-коммуналь хезмәтләр бәяләренең күтәрелүен, түрәләрнең башбаштаклыгын карасаң да. Сайлаулар нәтиҗәләрен кулдан ясап була. Ә халыкның ризасызлык белдерергә урамга чыкмавына ничек ирешергә? Чикләргә, куркытырга, террорларга... Шуның белән шөгыльләнәләр дә”, ди Ирек Мортазин.

Страссбургта Русиянең фикер белдерү иреген чикләүләре тәнкыйтьләнә

Татарстан парламенты комитеты митинглар үткәрү мөмкинлекләрен чикләүче яңа канунны караган көндә Европа Шурасының парламент җыены Русиядә сүз иреген, мәхкәмә карарларының сәясиләшүен, кеше хокукларының бозылуын тәнкыйтьләүче яңа хисапны карады һәм Русиядән бу җитешсезлекләрне төзәтүне таләп итүче резолюция чыгарды. Русиянең Европа Шурасы алдындагы бурычларын һәм йөкләмәләрен искә төшерүче әлеге хисап бу проблемнар чишелгәнчегә кадәр Русиядәге вәзгыятьне даими рәвештә игътибар үзәгендә тотарга киңәш итә. Әлеге документ Русиядә зур ризасызлык тудырды. Хисап каралыр алдыннан Русия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин Страссбургта парламент җыенының пленар утырышында чыгыш ясаудан баш тартты.

Хисапны әзерләүчеләрнең берсе, аны әзерләү барышында узган ел башында Казанда да булып киткән Романия парламенты вәкиле Гиоргий Фрунда Русиядә хокукларны чикләп соңгы арада кабул ителгән яңа кануннарны утка тотты.

Әлеге хисапны әзерләүчеләр Андреас Гросс (с) һәм Гиоргий Фрунда (у) 2011 ел башында Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән

Әлеге хисапны әзерләүчеләр Андреас Гросс (с) һәм Гиоргий Фрунда (у) 2011 ел башында Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән

“Чит ил агентлары турында канун, протест җыеннары турында канун, яла ягуны җинаять дип тану кануны, балаларны зыянлы мәгълүматтан саклау кануны һәм анда барган тәрәккыят канун тәртибенең һәм кеше хокукларының минималь стандартларына каршы килә”, диде Фрунда.

Ул шулай ук оппозицияне эзәрлекләүләрне, тыныч демонстрацияләрнең күп тапкырлар тыелуы, полициянең демонстрациячеләргә карата каты кул ысуллары куллануын әйтеп, “болар Русиядәге демократия торышына начар тәэсир итте”, диде. Фрунда Русиядә кеше хокукларын яклаучыларның, адвокатларның һәм журналистларның эзәрлекләнүен һәм кыйналуын да телгә алды.

Европа Шурасының парламент җыенына тәкъдим ителгән хисап митинг, демонстрацияләр шартларын бозган өчен җәзаны күп мәртәбә кырыслату турында бу җәйдә кабул ителгән яңа канунны гамәлдән чыгаруны таләп итте.

Әлеге хисапны әзерләү барышында Швейцария вәкиле Андреас Гросс белән Гиоргий Фрунда узган ел башында Татарстанга да килеп төрле дәрәҗәдәге очрашулар үткәргән иде. Ул чакта да Азатлык радиосы сорауларына җавап биреп Гросс Татарстанда хакимиятнең оппозициягә карата тиешсез мөнәсәбәт күрсәтүе турында әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG