Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Коръән тәфсирләрен тикшерделәр


Казанда Коръән тәфсирләрен тикшерделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Казанда Коръән тәфсирләрен тикшерделәр

2 октябрьдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә “Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” исемле түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.

Диния нәзарәте республикада барган “Коръән елы” кысасында оештырган чарада тәфсирләр тарихын, мирасын өйрәнү үзенчәлекләре, татарларның иҗтимагый тормышында тәфсирләрнең йогынтысы, кыйммәте һәм аларның роле турында чыгышлар яңгырады.

Габдулла Әдһәмов: "Һөҗүмнәрнең бер сәбәбе - тәфсирне дөрес аңламау"

Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов, Коръәнне дөрес итеп тәфсирләү Русиядә генә түгел Татарстанда да актуаль проблем, дип белдерде.

Үз чыгышында Әдһәмов, “Динне, Коръәнне, тәфсирне, хәдисләрне дөрес итеп аңламау һәм дөрес итеп аңлатмау 19 июльдәге вакыйгаларны китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе”, дип тә өстәде.

Рабит Батулла: "Татарча яхшы тәфсир чыкса, үземнекеннән баш тартам"

Язучы Рабит Батулла, “Мин тәрҗемә иткән Коръән тәфсирен Батулла тәфсире дип әйтү дөрес булмас. Мин - тәфсирче түгел, мин - тәрҗемәче. Дистәдән артык Коръән тәфсире ярдәмендә шул тәфсирләрнең тәрҗемәсен генә эшләдем.

Аннан соң миннән еш кына "гарәп телен белмичә нигә Коръәнне тәрҗемә итәргә алындың?" дип сорыйлар. Дөрес әйтәләр. Әмма гарәп телен мөкәммәл белүчеләр татар телен мөкәммәл белмиләр. Әгәр татар һәм гарәп телен мөкәммәл белүчеләр тәфсир ясаса, мин үземнең тәфсиремнән баш тартам”, дип үзе башкарган Коръән тәфсире тәрҗемәсенә карата ачыклау кертте.

Галим Фәрит Йосыпов үз чыгышында татарларда бармак белән генә санарлык булган борынгы Коръән тәфсирләрен яңадан бастырып чыгарып, халыкка җиткерергә кирәклегенә басым ясады.

Фәрит Салман: "Татар баеса - өйләнә, урыс баеса - чиркәү сала"

Коръән тәфсиренең авторы Фәрит Салман, татар тәфсирләрен гарәп телендә генә түгел, ә элеккедән фарсы теле киң җәелгән Ташкент, Сәмәрканд, Әфганстан якларыннан да эзләргә кирәклеген әйтте.

“Бүгенге көндә Рабит әфәнденеке дә минем тәфсирем дә үз вазифаларын үтәде дип уйлыйм. Хәзер инде Коръәннең тагын да киңрәк мәгънәсен аңлатучы бер тәфсиргә мохтаҗбыз. Моны диния нәзарәте генә эшләргә тиеш дип түгел, моңа дәүләт эше дип тә карарга кирәк. Чечен дәүләте мондый тәфсир эшләнсә, бастырырга әзер тора, әмма бездә бу эшкә алынырга теләүчеләр юк. Татар баеса - өйләнә, урыс баеса - чиркәү сала дип тикмәгә генә әйтмиләр инде”, диде Фәрит Салман Коръәннең татар телендә яңа тәфсирен эшләүгә игътибар булмавын күрсәтеп.
XS
SM
MD
LG