Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ башлыгы: Әл-Каида Европа урманнарын яндыра


Федерал иминлек хезмәте (ФСБ) башлыгы Александр Бортников фикеренчә, халыкара террорчы оешма Әл-Каидә Европа илләрендә урман янгыннары оештыру белән шөгыльләнә. Бу хакта Бортников Мәскәүдә махсус хезмәтләр, иминлек һәм хокук саклаучы органнар җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

“Бу ысул җитди әзерлек, техник җиһазлар һәм финанс чыгымнарсыз гына зур икътисади һәм мораль зыян китерергә мөмкинлек бирә”, - дип Интерфакс Бортниковның сүзләрен китерә. ФСБ башлыгы сүзләренчә, махсус хезмәтләргә янгын оештыручыларның эзенә төшү авыр.
XS
SM
MD
LG