Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски шәһәренә Себер татар яшьләре җыелды


5 Себер татар яшьләре фестивале делегатлары
5 Себер татар яшьләре фестивале делегатлары

27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирски шәһәрендә V Себер татар яшьләре фестивале узды. Анда Русиянең Себер ягы төбәкләреннән һәм Казакъстанның Семей шәһәреннән килгән делегатлар татар яшьләренең бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.


Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге һәм “Алтын йолдыз” яшьләр оешмасы булды. Барлык оештыру эшләрен “Алтын йолдыз” оешмасы яшьләре башкарды.

Дәүләт ягыннан күрсәтелгән ярдәм дә саллы гына иде - фестиваль чыгымнарының күп өлеше Өлкә хакимиятеннән алынган грант исәбеннән капланды.

Делегатлар һәм кунаклар

Фестивальгә делегатлар һәм кунаклар Новосибирски, Омск, Томски, Красноярски, Кемерово, Иркутски, Прокопьевски, Улан-Удэ шәһәрләреннән, Новосибирски өлкәсе Чаны, Бараба районнары авылларыннан, Омски өлкәсе Тара районының Олы Уыш авылынан һәм Казакъстанның Семей шәһәреннән килгән иделәр.

Кунаклар Татарстаннан да булды. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән Новосибирскига “ТНВ-Планета” телекомпаниясе хезмәткәрләре - “Татарлар” програмы мөхәррире Раил Өметбаев һәм оператор, Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Резидә Шәрәфиева, “Казан” милли-мәдәни үзәк укытучысы хореограф Нигина Әхмәдуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдинова һәм форум активисты, тарихчы Руслан Айсин, татар дискәтүкләре алып баручы DJ Lilu - Илзия Юзмөхәмметова һәм Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров килгән иделәр.

Казан кунаклары себер яшьләре белән җыр, бию, сәхнә осталыгын шомарту дәресләре үткәрделәр, төрле очрашуларда чыгышлар ясадылар, бию кичәләре оештырдылар, гомумән, фестиваль кысаларында оештырылган чараларның үзәгендә булдылар.


Фестивальнең үтү урыны

Делегатларны һәм кунакларны Новосибирскидан 40 чакрым ераклыкта булган Бердски шәһәре янындагы “Юбилейный” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә урнаштырдылар. Фестивальнең күп кенә чаралары, яшәү, туклану, ял итү – барысы да шул үзәктә барды.

Узара танышу, аралашу максатыннан, яшьләр өчен төрле кызыклы уеннар да каралган иде.

Беренче көн

“Юбилейный” үзәгенә килеп урнашуга яшьләргә психологик күнекмәләр бирелде. Төркемнәргә бүленеп, яшьләр биремнәр чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар.

Кичке аштан соң, танышу кичәсе башланды. Башта делегатларны Новосибирски Өлкә татар милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Әмир Гәрәев һәм өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова тәбрикләделәр. Аннан соң һәр коллектив, яки делегат үзе белән таныштырды, нинди дә булса юнәлештә осталыгын күрсәтте.

Кичә барышында коллективлар татар җырлары башкарсалар һәм татар биюләре күрсәтсәләр дә, чыгышлар, асылда, рус телендә барды. Моны яшьләр татар телен чыгыш ясарлык дәрәҗәдә белмәүләре белән аңлаттылар.

Алия Ибраһимова
Алия Ибраһимова
Шулай да туган телебездә чыгыш ясаучылар да булды. Новосибирски өлкәсе Чаны районының Кошкүл авылыннан килгән Алия Ибраһимованың чыгышы да, укыган шигыре татар телендә булды.

Казакъстанның Семей шәһәре кунаклары да фестивальдә катнашучыларны туган телебездә тәбрикләделәр.

Красноярски шәһәреннән килгән “Кызыл Яр” яшьләр оешмасы җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да чыгышын татар телендә сәламләүдән башлады. Әмма тел байлыгы җитмәү сәбәпле, тиз арада рус теленә күчте.

Күпләр үзләренең чыгышларында туган телебезне начар белүләре өчен борчылуларын белдерделәр, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, тарихын белүнең кирәклегенә басым ясадылар, фестивальнең аларны өйрәнүдә ярдәме булуына өметләнүләре турында әйттеләр.

Икенче көн

Фестивальнең икенче көнендә күп кенә җитди чаралар узды. Аларны санап киткәндә: фестивальнең тантаналы ачышы, “Яшь була белү осталыгы” темасына түгәрәк өстәл, “Беренчелек һәм җитәкчелек”, “Яшьләрне иҗтимагый хәрәкәткә тарту” темаларына фикер алышулар, “Яшь буынның дингә тартылышы” темасына лекция, җыр, бию, татар теле, актерлык остаханәләре һәм ачык һавада спорт уеннары.

Надир Нигъмәтуллин
Надир Нигъмәтуллин
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан Новосибирски татар милли-мәдәни мохтарияте активисты, биология фәннәре кандидаты Равил Бәдретдинов Себер ягында яшәүче татар яшьләрнең милли мәдәнияткә аз тартылуы өчен борчылуын белдерде. Ул татар тарихының бай булуы, яшь буынга аны җиткерүнең мөһимлегенә басым ясады.

Икенче көннең кичке програмы аеруча кызыклы булды. Төрле төбәкләрдән килгән егетләр һәм кызлар арасында бәйге оештырылды. Яшьләр төрле жанрларда осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында уйнадылар, сөйләделәр. Гомумән, бәйге ярым җитди, ярым шаяру рәвешендә барды.

Нәтиҗәдә, “Себер татар яшьләре фестивале егете” исеменә Новосибирски егете Надир Нигъмәтуллин, “Себер татар яшьләре фестивале кызы” исеменә Чаны районының Кошкүл авылы кызы Алия Ибрагимова лаек дип табылды.

Бәйгедә катнашкан башкалар да игътибарсыз калмадылар, аларга “Тырыш егет”, “Кыю егет”, “Серле егет”, “Зәвыклы кыз”, “Кыю кыз”, “Уңган кыз” исемнәре бирелде.

Өченче көн

Бу көнне Себер татар яшьләре фестивалендә катнашучыларның бер төркеме шәһәрдә милли мәдәниятләр үзәгендә оештырылган “Гаилә - милли мәдәниятнең нигезе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция эшендә һәм Новосибирски өлкәсенең 75 еллыгын билгеләү чарасында катнашты.

Резидә Шәрәфиева
Резидә Шәрәфиева
Өлкә юбилее уңаеннан уздырылган чараларның иң күләмлесе дип шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылган зур концертны әйтергә булыр иде. Әлеге концерт програмында милли коллективлар чыгышы, шул исәптән татар коллективы чыгышы да каралган иде. Анда Резидә Шәрәфиева “Сабыйчак” дигән җыр башкарды. Аның чыгышын фестиваль остаханәсендә генә тупланган кызлар төркеме биюе бизәп торды.

“Юбилейный” үзәгендә дә делегатлары өчен дә күп төрле чаралар оештырылды. Яшьләр анда “Идеяны тормышка ашыру” семинарында катнаштылар, “Татар тарихы”, “Рәшит Ваһаповның иҗаты һәм тормыш юлы” темаларына лекцияләр тыңладылар, Новосибирскиның кайбер танылган татар шәхесләре белән очраштылар, җыр, бию, актерлык остаханәләрендә шөгыльләнүләрен дәвам иттеләр.

Дүртенче көн

Себер татар яшьләре фестиваленең дүртенче көнендә Бердски шәһәренең мәдәният сараенда делегатлар һәм кунаклар катнашлыгында зур концерт күрсәтелде. Тамашачылар Бердски, Новосибирски шәһәрләреннән һәм кайбер якын-тирә авыллардан килгән иделәр.

Нигина Әхмәдуллина
Нигина Әхмәдуллина
Сәхнәдә берсен-берсе алыштырып, төрле төбәкләрдән килгән яшьләр чыгыш ясады. Казан кунакларының чыгышы - Резидә Шәрәфиеваның дәртле җырлары, Нигина Әхмәдуллинаның матур биюләре концертның күркәм бизәкләре булды дисәк, ялгыш булмас.

Концерт тәмамланганнан соң, сәхнәгә Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев һәм Өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова күтәрелде. Алар башта фестиваль барышында аеруча актив булган делегатларга истәлекле бүләкләр бирделәр, аннары барлык катнашучыларга да “Катнашучы дипломы” тапшырдылар.

Концерттан соң теләгән делегатлар өчен “Тимер юл техникасы” музеена экскурсия оештырылды. Музейда узган гасырның төрле елларында эшләнгән һәм Себер ягы тимер юлларында йөргән паровозлар, тепловозлар, электровозлар тупланган. Шунда ук төрле елларда, төрле кулланышлар өчен эшләнгән вагоннар да бар. Ватан сугышы барышында яраланганнарга операцияләр ясау өчен яки кухня итеп яратылган вагоннарның эченә кереп карау мөмкинлеге дә булды.

Делегатлар һәм кунаклар фикере

Фестиваль тәмамланганнан соң, кайбер делегатлар һәм кунаклар узган чарага карата фикерләрен дә белдерделәр. Барсы да фестиваль эшен югары бәяләделәр, оештыручыларга рәхмәтле булуларын белдерделәр, күп дуслар табулары турында сөйләделәр, киләчәктә дә мондый чараларның оештырылып торуын теләделәр.

Гөлнара Василенко
Гөлнара Василенко
Иркутски шәһәре яшьләре соравы буенча фестивальнең эше белән танышырга килгән Гөлнара Василенко да яшьләрнең татар мәдәниятен тирәнтен белергә теләүләре горурлык хисе тудырган.

Менә, асылда, шундый уңай хисләр калдырган делегатлар һәм кунаклар күңелендә Себер татар яшьләре фестивале. Оештыручылар да узган фестивальдән канәгатьләр. “Әмма эшнең тискәре яклары да булды, алдагы фестивальләрдә җитешсезлекләрне булдырмаска тырышырбыз”, ди оештыру эшләре өчен җаваплы булган Ралия Галиева.
XS
SM
MD
LG