Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия правослаулары «Apple» алмасын тәрегә алыштыра


Русия правослаулары, шул исәптән чиркәү руханилары, дини сәбәпләр аркасында Apple ширкәтенең электрон җиһазларындагы логотибын алыштыра башлаган. Мондый очракларның ешаюы турында Интерфакс хәбәр итә.

Диндарлар җиһаздагы тешләнелгән алманы алып, аның урынына тәре ябыштыра.

Аларның фикеренчә, тешләнелгән алма Инҗилдә әйтелгән гөнаһ эшләүне аңлата, шуңа күрә ул христианлыкка каршы килә. Ә хач правослау динендә Адәм һәм Һәваның шушы гөнаһы өчен Гайсәнең җавап бирү билгесе булып тора. Шушы сәбәпле диндарлар Apple-ның алмасын тәрегә алыштыра башлаган.

Әйтеп узарга кирәк, корпоратив эмблемалар Русиядәге мөселман җәмгыятенә дә тәэсир иткән иде. Аерым алганда, элегрәк кайбер мөселманнар Шевроле маркалы машина алудан баш тарткан иде. Алар фикеренчә, аның логотибы христиан хачын хәтерләтә.
XS
SM
MD
LG