Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция бүлегендә тоткынны кыйнау ачыкланган


Казанда «Савиново» полиция бүлегендә тоткынны кыйнау буенча җинаять эше ачылды.

Тикшерү мәгълүматларына күрә, бу елның 16 гыйнварында 21 яшьлек Руслан Константиновны вак хулиганлык өчен “Савиново” полиция бүлегенә алып килгәннәр. Хокук саклаучылар егетне бер сәгать дәвамында кыйнаган.

17 февральдә мәхкәмә Константиновның эшендә җинаять эзе тапмыйча эшне карауны туктаткан.

Хәзер исә “Савиново” бүлегендә тоткынны кыйнау буенча җинаять эше ачылган. Җинаять кылучы полиция хезмәткәрләренең исемнәре әлегә билгесез. Алар вәкаләтләрне арттыру һәм көч куллану өчен җавап тотачак.
XS
SM
MD
LG