Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда милли валюта бәясе төшүенә каршылык белдерүчеләр тоткарланды


Иран башкаласы Тәһранда полиция милли валюта риалның бәясе төшүенә каршылык белдерүчеләр белән бәрелеште.

Хокук саклаучылар күздән яшь чыгаручы газ кулланды. Демонстрантлар чүп мичкәләре һәм машина тәгәрмәчләре яндырды. Күп кеше тоткарланды.

Соңгы көннәр эчендә риалның бәясе долларга карата 30 процентка төште.
100гә якын кибет һәм валюта алыштыру үзәкләре хуҗасы моның белән ризасызлык белдерер өчен Иран мәркәз банкы каршында җыелды. Полиция демонстрантларны куып таратты.

Тәһран уртасындагы базарда бик күп сәүдәгәр каршылык белдерүчеләргә теләктәшлек күрсәтер өчен кибетләрен япты.
Кайбер күзәтүчеләр, протест чараларын оппозиция вәкилләре оештырды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG