Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:11

Соңгы ике дистә ел эчендә Татарстан үзен толерантлык үзәге, икътисади үсеш мәйданы, низагларны канкоюсыз чишү төбәге итеп танытып килде. Быел исә аның турындагы язмаларның эчтәлеге шактый үзгәрде дияргә була.

Татарстан, аерым алганда Казан дөнья мәгълүмат чараларында хәзер дә еш телгә алына, ләкин нигездә тискәре сурәттә: федерал басмалар да, кайвакыт чит илләрдәгеләре дә армый-талмый “Дальний” вакыйгаларына әйләнеп кайта, июль аенда исә моңа яңа бер мавыктыргыч тема – мөселман радикаллары темасы өстәлде. Әгәр Русия халкы Татарстанның кайда икәнен һәм анда кемнәр торганын азмы-күпме белсә, чит ил халкы өчен Татарстан Әфганстан, Пакыстан кебек куркыныч илләр янәшәсенә басты.

Хәзер инде иске заманнар түгел: күпләрнең кесәсендә ерак җирләргә сәфәр кылырлык кына акча бар. Кимендә бер тапкыр булса да чит илгә чыгып керүчеләр саны арта. Андыйларның читтә үзенең кем һәм нинди милләттән икәнлеген, кайдан килгәнен аңлатканы бардыр. Билгеле, 60-70%-ка якын халык Татарстанны гына түгел, ә Русиянең дә кайда икәнен белеп бетерми, ә Татарстан дисәң, аны кайдадыр Урта Азиядә дип уйлыйлар. Казаннан дип таныштырсаң – Казакъстан белән бутыйлар.

Татарстанны дөньяга таныту ысуллары бар, нидер инде эшләнә дә, ләкин бу әлегә әллә ни эффектив түгел. Бәлкем Универсиада һәм футбол дөнья чемпионаты бу тырышлыкларны шәбәйтеп, таныту эше максатына ирешер, әмма бүген нишләргә?

Чит илләрдә Татарстанның үзенчәлеген, мөстәкыйльлеккә омтылышларын белеп бетермиләр. Бөтенләй белмиләр дисәң дә була. Әле күптән түгел генә Испаниядән бәйсезлек даулап Барселона урамнарына чыккан 1,5 млн. каталан халкының максатын дөньяда бик яхшы аңлыйлар. Хәтта Чечня дә Татарстанга караганда дөньяда киңрәк танылган, моңа, әлбәттә, Чечня һәм Русия арасындагы сугыш та нык тәэсир итте, ләкин ничек кенә булмасын, чеченнарның азатлыкка омтылуын дөнья белә.

Һәр милләт турында билгеле бер стереотип була ала: алманнарны – төгәл, французларны – романтик, американнарны көн саен “McDonalds”та ашап йөрүче симез кешеләр дип күз алдына китерү киң таралган.

Ә менә татарларны дөнья ничек күз алдына китерә? Татар милләтен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен ничек танытырга?

Татарстанда никадәр күп пиар эшләре барса да, гади кешеләр әлеге дә баягы стереотипларга нигезләнеп фикер йөртә. Мәсәлән, җәйге вакыйгалардан соң күпчелек Татарстанны ваһһабилар оясы дип күз алдына китерә башлады.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, татарның сәясәтен, хокукын, читтәге сурәт-кыяфәтен яклый торган аерым бер мәгълүмат чарасы кирәк. Ләкин түрәләр бу хакта бер дә уйламый, ди Айсин.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

​“Татарстан һәм, гомумән, татар дөньясы өчен бер гомум мәгълүмат чарасы кирәк. Әлбәттә, "Яңа гасыр" телеканалы һәм радиосы эшләп килә, ләкин ул күбрәк мәдәният өлкәсендә эшли. Бүген безгә татарның сәясәтен алып бара торган һәм аның хокукын яклый торган дөньякүләм үзәк кирәк. Үзен хөрмәт иткән һәрбер илдә мондый мәгълүмат чарасы бар. Russia Today, Al-Jazeera кебекләрне мисалга китереп була. Ираннарның да җиде телдә эшли торган каналлары бар. Хәтта үз дәүләтләре булмаган кайбер милләтләр дә мәгълүмати кырда үз урынын булдыруны кирәк саный: Германиядә уйгырларның медиа-холдингы бар, көрдләр дә бу өлкәдә калышмый – аларның инде күптәннән менә дигән сыйфатлы сателлит телеканалы эшләп килә. Мондый үзәкләр булган мәгълүматны туплап, тезислап дөньяга бирү өчен бик кирәк. Ә бездә андый нәрсә юк, ни кызганыч. Хәтта безнең түрәләр моның хакта уйламыйлар да, миңа калса”, ди Руслан Айсин.

Чечняның дөньякүләм имиджына хәтта зур шау-шу куптарып берничә тапкыр ябылган, бүгенге көндә Русиядә тулысынча тыелган “Кавказ-Центр” сәхифәсе дә эшли – күпләр аны чечен халкының азатлык көрәшен чагылдыручы итеп күрә. Бу сайт башкалардан үзенең кискен радикальлеге белән аерылып тора.

Ә Татарстан мәнфәгатен кем яклар һәм бу ни өчен кирәк? Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, берни дә эшләнмәсә, Татарстанны Башкортстан язмышы көтәргә мөмкин. Вакытында мәгълүмати кырда үз урыныбызны булдырмасак, Татарстанга зур куркыныч яный ала, ди Айсин.

“Дөнья мәгълүмати чорда яши. Мәгълүмат – бу заманның төп коралы. Үзегез дә күреп торасыз: бүгенге көндә Татарстанга каршы мәгълүмати сугыш алып барыла. Мәсәлән, “Дальний” полиция бүлеге һәм дин әһелләренә һөҗүм белән бәйле булган хәбәрләр махсус стратегия өлеше булып тора. Ә менә шуларга каршы куерлык бернинди көчебез дә юк.

Беренчедән, моның турында безнең уртак бер карашка килгән юк. Икенчедән, махсус бер үзәк юк. Өченчедән, кешеләр, тиешле белгечләр юк. Менә ике ел элек Башкортстанга каршы башта бик актив мәгълүмати кампания алып барылды. Нәтиҗәдә, аның сәяси элитасы бүлгәләнде, хәзерге вакытта Русия Башкортстанны бөтенләй тезләндерде. Бүген Башкортстан тулысынча Русия хөкүмәте астында ята. Бу куркыныч безгә дә янарга мөмкин, шуңа күрә бу проблемны аңлап, белемле журналистларны, галимнәрне кешеләрне туплап, махсус үзәк булдыру зарур. Ниндидер бер көчле аналитик үзәк булдырырга кирәк”, дип саный Руслан Айсин.

Белгеч фикеренчә, татарларга үз эчендә бикләнеп ятудан туктап, заманча ысуллар белән эш итәргә өйрәнергә кирәк. Шул очракта гына, милли мәнфәгатьне яклап булачак, шул вакытта гына биредә барган реаль процессларга игътибар артачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG