Accessibility links

Кайнар хәбәр

19 июль террорын оештыруда шикләнелүчеләр Русиядән качкан


Мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм итү һәм Вәлиулла Якупны үтерүдә шикләнелүчеләр Русиядән качкан. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Павел Серов матбугат очрашуында хәбәр итте.

19 июльдә булган террор гамәлен оештыруда өч шикләнелүче эзләүгә игълан ителгән иде: Чистайлы Рәис Мингалеев, Казанлылар Роберт Вәлиев һәм Альберт Исмәгыйлев.

"Без аларны Русия чикләре тышында дип исәплибез”, - дип белдерде Серов. Шулай да шикләнелүчеләрнең кайсы илдә икәне хәбәр ителми.

Шулай ук бүген бу эш буенча дүртенче шикләнелүче барлыкка килүе әйтелде. Әлегә исеме әйтелмәгән шәхес халыкара эзләүгә игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG