Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан үзенең төп бәйрәменә әзерләнә


Уфада Салават Юлаев һәйкәле
Уфада Салават Юлаев һәйкәле

Башкортстан бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. Барлык районнарда һәм Уфада Республика көнен бәйрәм итү тантаналары башлана. Республика көне Башкортстанда 11 октябрь көнне бәйрәм ителсә дә, шушы бәйрәмнең кайбер чаралары узган атнада ук оештырыла башлады.

Бәйрәм уңаеннан күп урыннарда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, аларга бүләкләр һәм мактаулы исемнәр тапшыру каралган. Хәтта атна азагында оештырылган көзге ярминкәләре дә республиканың төп бәйрәменә багышланды. Көзге муллык алыш-биреше барган мәйданнарда сәнгать осталары да чыгыш ясады.

Узган атнакич Уфада, Профсоюзлар йортында укытучыларны хөрмәтләделәр. Бирегә бар республикадан иң яхшы уңышларга ирешкән 112 мөгаллимне чакырдылар. Алар арасында “Мәгариф” милли проекты кысаларында федераль грантлар алган 37 укытучы да бар. Бүләкләрне мәгариф министры Әлфис Гаязов тапшырды.

Төп бәйрәм чаралары 10-11 октябрь көннәрендә оештырыла. 10 октябрь көнне республика җитәкчеләре катнашлыгында тантаналы җыелыш һәм зур концерт була. Шул ук көнне Уфада халыкара сәнгать бәйрәме дә башлана. “Уфа – дуслык һәм бердәмлек шәһәре” дип аталган бәйрәмгә Русия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да һөнәри иҗатчылар килә. Шулай ук Астана, Бишкәк, Дүшәнбе шәһәрләре сәхнә йолдызлары да чакырылган.

Сәнгать бәйрәме 10 октябрь көнне Уфа шәһәр мәдәният сараенда тантаналы ачыла һәм 11 октябрь көнне барлык тамашалар башкаланың Ленин исемендәге мәйданында тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, Уфаның барлык мәйданнарында да мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләү дә каралган.

Туксанынчы елларда әлеге бәйрәм бик зурлап оештырылса һәм аны Суверенитет бәйрәме дип атасалар, хәзер бу атама күптән төшеп калды инде. Эчтәлеге үзгәрсә дә, өстәмә ял көне дә бирелгәч, төрле тантаналар да оештырылгач, халык өчен аның аермасы юк. Бары тик күңел ачарга һәм ял итәргә мөмкинлек кенә булсын.
XS
SM
MD
LG