Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия хөкүмәте милли мәгариф өчен бик куркыныч канун әзерләгән"


Казанның 155нче мәктәбендә дәрес бара
Казанның 155нче мәктәбендә дәрес бара

Туган телләрне укытуны милли республикаларның үзләре хәл итүе канун өлгесенә кертелмәгән. Моңа кадәр эшләгән канунда ул бар иде. Мәктәпләр язмышы хәл ителгәндә ата-аналарның хокуклары да бетерелгән.

Дәүләт думасына мәгариф турында ике канун өлгесе тәкъдим ителде. Аның берсен Русия хөкүмәте, икенчесен думадагы КПРФ фракциясе әзерләгән. Шушы ике канyнның берсе кабул ителсә, Русия мәгарифе алдагы берничә дистә еллар буе аның нигезендә эшләячәк.

Бу ике канун өлгесе дә моннан бер атна элек Татарстан дәүләт шурасына кайтып төшкән һәм мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында 2 октябрьдә алар турында сөйләшү дә булган. Комитет рәисе Разил Вәлиев әлеге ике канун да милли мәгарифкә зур куркыныч яный дип белдерә.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Русия Конституциясенең 68нче маддәсендә телләрне өйрәнүнең Русия хөкүмәте тарафыннан гарантияләнүе турында әйтелә. Шуңа нигезләнеп илнең хәзер эшләп килүче мәгариф канунында алтынчы маддә бар иде. Анда "Русиядә туган телләрне өйрәнү һәм укыту Русия төбәкләренең кануннары белән билгеләнә һәм тәртипкә салына" дип әйтелгән. Безгә килеп төшкән канун өлгесендә бу бөтенләй юк. Русиядә 21 милли республика бар. Әлегә кадәр милли республикаларда туган телләрне һәм милли мәдәниятләрне өйрәнү республикаларның кануннары нигезендә хәл ителде. Әгәр дә бу яңа канун өлгесе шул килеш кабул ителсә, безнең андый хокук юкка чыгачак. Бу 309нчы канунның дәвамы, аны тагын да ныгыту һәм куәтләү дигән сүз. Без һич кенә дә моның белән килешә алмыйбыз.

Бу канун өлгесендә бер генә нәрсә бар, ул да булса - "Русия ватандашлары үзләренең туган телләрендә белем алырга хокуклы" диелгән. Ә ничек хокуклы, аның тәртибе ничек булуын киләчәктә милли республикалар үзләре билгели алмаячак. Мәскәү ничек куша, Мәскәү нинди тәртип чыгара, без шуның белән генә эшләргә тиеш булабыз. Бу мәсьәләне үзебезнең комитетта карагач, аның белән килешмәвебезне Русия думасына җиткердек инде.

Аннан башка да бу канун өлгесендә безне канәгатьләндермәгән урыннар бик күп. Моңа кадәр авыл мәктәпләрен ябу яисә үзгәртү авылдагы халык җыены карары белән хәл ителә иде. Әгәр авылда урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыру, йә булмаса башка төрле үзгәреш кертәсе булса, халык фикереннән башка бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш түгел иде. Яңа канун өлгесендә бу ягы шулай ук юкка чыгарылган. Яңа канун кабул ителсә халык фикере исәпкә алынмаячак, бу мәсьәләне бары тик бу мәктәпне гамәлгә куйган оешма, район җитәкчелеге йә шәһәр җитәкчелеге генә хәл итәчәк дигән сүз булып чыга. Бу халык фикерен читкә тибәрү булып тора.

Бу яңа канун өлгесендә саный китсәң, безне канәгатьләндермәгән урыннар бик күп. Шуңа күрә, без үзебезнең комитетта ризасызлык белдереп карар чыгардык. КПРФ эшләгән канун өлгесендә дә милли мәгарифкә игътибар бик аз. Аны да без күз алдында тоттык һәм бу ике канун өлгесен дә хупламаска дигән карар чыгардык.

Бу канун өлгеләре икесе дә Русия думасында каралачак. Беренче укылышта берсе кабул ителер дип уйлыйм мин. Кабул ителгәне төбәкләрнең парламентларына җибәреләчәк һәм без октябрь аенда Татарстан дәүләт шурасы сессиясендә әлеге канун өлгесен тикшереп аңа үзебезнең төзәтмәләрне кабул итеп Русия думасына җибәрәчәкбез.

Бу канун өлгеләре безнең милли республикалар өчен бик тә куркыныч һәм хәвефле булып тора. Русиядәге 21 милли республика да үз фикерләрен җиткерер дип уйлыйм. Без бу арада Башкортстан парламенты һәм башка республикаларның парламентлары белән элемтәгә кердек. Аларны да бу мәсьәлә бик нык борчый. Безнең фикер бердәм булырга тиеш. Әгәр шушы 21 республика, төбәк бердәм булып бу канун өлгесенә каршы чыкса, аңа үзләренең төзәтмәләрен җибәрсә, Русия думасының һәм ил җитәкчелегенең фикере безнең якка үзгәрергә мөмкин дигән өмет тә бар", диде Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Татарстан дәүләт шурасы һәм республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы әлеге канун әзерләнә башлагач та Мәскәүгә 40тан артык тәкъдим җибәргән, әмма аларның бик азы гына өлгедә урын алган. Вәлиев: “Татарстаннан булган депутатлар да милли мәгарифне яклап үзләренең фикерләрен ачык, анык һәм принципиаль итеп Русия думасы трибунасыннан да чыгыш ясарга һәм аларны сайлап куйган Татарстан халкы таләпләрен җиткерергә тиешләр", ди. Җәмәгатьчелек тә ризасызлыгын белдерер дип өметләнә ул.

Татарстаннан Русия думасы депутаты, думада мәгариф комитеты әгъзасы, Русия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов яңа канун өлгесенең милли мәгарифкә әллә ни куркынычы булмавын, әлегә үзгәрешләр кертергә вакыт барлыгын әйтә.

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов
“16 октябрьдә без бу канун өлгесен беренче укылышта караячакбыз. Аннан соң аңа төрле үзгәрешләр, өстәмәләр кертү өчен бер ай вакыт бирелә. Хөкүмәт һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән канун өлгесе безне тулысынча канәгатьләндерә дигән сүз түгел әле бу. Безнең тәкъдимнәр дә бар. Мисал өчен, авыл мәктәпләрен ябу-япмау мәсьәләсен район депутатлары хәл итә дигән фикер кертелгән. Без авыл җирендә торган кешеләрнең фикерен дә исәпкә алырга кирәк дигән тәкъдим кертәбез.

Туган телне өйрәнүне тагын бераз көчәйтеп җибәрү өчен дә төзәтмә кирәк, иске канундагы кебек гамәлләп куярга кирәк. Төбәкләр үзләренең карарлары нигезендә туган телләрне өйрәнүне билгелиләр дигәнне ныклап торып язып кую кирәк.

Миндә шушы канун өлгесе кабул ителсә дә туган телне өйрәнү бетә дигән куркыныч юк. Безнең бу канун өлгесе нигезендә мәктәпләр үзләре укытуның төрле програмнарын әзерлиләр һәм кабул итәләр дигән әйбер кереп китәргә мөмкин. Аларга ул якынча уку програмнары булып кына килә. Күп җаваплылык туган телне өйрәнү һәм этнокультур компонентның булуы да мәктәпнең үзеннән торачак. Бу җәмәгатьчелеккә дә, ата-аналарга да зур җаваплылык йөкли. Бу яңа канун безнең бүгенгә туган телне өйрәнүдә инде ирешкән нәтиҗәләргә киртә куя дип әйтмәс идем. Ләкин төзәтәсе һәм аны шомартып җибәрәсе урыннар бар”, диде Гыйлметдинов.

Соңгы дистә ел эчендә Русиядәге мәгариф зур үзгәрешләр кичерде. Әледән-әле Русия думасы мәгариф канунына үзгәрешләр кертә торды. Моңа кадәр Русиядә кабул ителгән кануннар да милли республикалардагы һәм башка төбәкләрдәге милли мәгариф файдасына булмады. Моннан биш ел элек 309нчы канун кабул ителде. Аннары Русия мәгариф министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү турында әмере чыкты. Болар берсе дә милли телләр, милли республикалар файдасына булмады.

Моннан ике ярым ел элек Русия хөкүмәте, фән һәм мәгариф министрлыгы Русиядә мәгариф турындагы канун өлгесен эшләп аны мәгариф министрлыгы сәхифәсенә элде. Ел ярым эчендә бу бу канун өлгесенә 20 меңнән артык тәкъдим килде. Әмма Русия хөкүмәте канун өлгесен әзерләгәндә илдә алып барылган русияле халык ясау сәясәтен дәвам итеп милли республикаларның теләкләрен күрмәмешкә салышкан.
XS
SM
MD
LG