Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Мәхкәмә кичегә. Киллер яллап кеше үтертү гаепләве ташланган Илшат Гафуров Дәүләт шурасына сайлауда җиңәргә охшый.

Татарстан парламентына Апас сайлау бүлгесе аша сайланырга җыенучы Руслан Зинәтуллин үзенең төп көндәше, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны сайлаудан читләштерү өметен югалта бара. Гафуровны депутатлыкка намзәт булып дөрес теркәлмәүдә гаепләүче һәм сайлаудан читләштерүне таләп итүче мөрәҗәгате Татарстан Югары мәхкәмәсендә кире кагылгач, Зинәтуллин бу эшне югарырак мәхкәмәгә юллаган иде. Әмма “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеген җитәкләүче Зинәтуллинның кассацион мөрәҗәгате Татарстан Югары мәхкәмәсе белән Русия Югары мәхкәмәсе арасындагы юлда һаман тоткарлана. Ул арада мөрәҗәгатьне карау вакыты чыгып бара.

Башка очракларда Татарстан Югары мәхкәмәсеннән документлар Русия югары мәхкәмәсенә гадәти почта белән җибәрелә һәм Мәскәүгә бер атна эчендә барып җитә. Сайлаулар белән бәйле эшләргә караган документлар исә, вакыт кысу сәбәпле, гадәттә ике көндә барып җитә торган махсус почта белән җибәрелә.

Руслан Зинәтуллин

Руслан Зинәтуллин

“Русия Югары мәхкәмәсенә минем документлар барып җитмәгән, күрәсең Татарстан мәхкәмәсе аларны гади почта белән җибәргәндер”, диде Азатлык радиосына Зинәтуллин. Ул шулай ук узган сишәмбедә тапшырылган әлеге мөрәҗәгатенең бер атна соңарып бу сишәмбедә генә җибәрелүенә гаҗәпләнүен белдерә. Аның фикеренчә, Татарстан Югары мәхкәмәсе хакимият фиркасе вәкиле Гафуровка ярдәм итү өчен бу кичектерүне махсус оештырган булырга мөмкин, чөнки Русия Югары мәхкәмәсе киләсе сишәмбегә кадәр бу эшне карап Гафуровны сайлаудан читләштерү карары чыгарырга өлгермәсә, аның сайлауга тәэсире булмаячак.

Зинәтуллин Гафуровны сайлауга намзәт буларак теркәлү документларын канун бозып, җитешсезлекләр белән тапшыруда гаепли. Аның әйтүенчә, Гафуровның теркәү турындагы мөрәҗәгате кайбер урыннарда дөрес тутырылмаган.

Зинәтуллин Гафуровны теркәү документларында сайлау комиссиясе тарафыннан фальсификацияләр дә булган дип исәпли. Мисал өчен, Гафуровның финанс мәсьәләләре өчен вәкаләтле кешесенә финанс вәкиле итеп теркәү документы Гафуров намзәт булып теркәлгәнче үк бирелгән булган. Шуңа күрә ул кеше депутатлыкка намзәт Гафуровның банк хисабын ачу хокукына ия булмаган, ди Зинәтуллин. Аның фикеренчә, бу хисапны сайлау алды көрәшенә бәйле финанс эшләрендә куллану канунга туры килми.

Гафуровның югары уку йортыннан соң кайда белем алу турында документ тапшырмыйча фәнни дәрәҗәсен күрсәтүче документ кына тапшыруы да намзәт буларак теркәлү таләпләренә туры килми, ди ул.

Зинәтуллин Гафуровның керемнәр һәм милек турында хисабы да дөрес тапшырылмавын әйтә. Аның сүзләренчә, теркәү комиссияләре оппозицион намзәтләрнең һәрбер кечкенә җитешсезлеген теркәмәү өчен сәбәп итеп күрсә дә, Бердәм Русия вәкиле Гафуровның күпсанлы җитешсезлекләренә күз йома.

14 октябрьдә Апас һәм Кукмара сайлау бүлгеләрендә Татарстан парламентына өстәмә сайлаулар үтә. 2011 елның ноябрендә Вагыйз Минһаҗевның Федерация шурасына Татарстан вәкиле булып китүе һәм бу елның май башында Туфан Миңнуллинның вафаты сәбәпле Дәүләт шурасында ике урын бушаган иде.

Апастан тыш Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарын да үз эченә алучы бер мандатлы Апас бүлгесендә Зинәтуллин һәм Гафуров белән бергә коммунистлар вәкиле Илгизәр Вәлиев һәм үз-үзен намзәт итеп күрсәткән Раушан Вәлиуллин да катнаша.

"Башка намзәтләр белән бер дәрәҗәдәге, тигез көрәш барса, Гафуров өчен монда административ ресурс бик нык эшли", ди Зинәтуллин.

Гафуров та үз чиратында Зинәтуллинны сайлаудан читләштерүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Ул Зинәтуллинны сайлау алды мөрәҗәгатьләрендә үзе белем алган Казан дәүләт техник университеты логотибын куллануы белән канун бозуда гаепли.

Русия сәяси фәннәр академиясе академигы Владимир Беляев, Русия мәхкәмәләрендә сәяси мәсьәләләрдә хакимият вәкилләрен җиңү мөмкин түгел, ди. Аның фаразлавынча, Зинәтуллин Гафуровны читләштерүгә ирешә алмаячак, бернигә карамастан Илшат Гафуров депутат булачак.

Гафуровка депутат булу нигә кирәк?

Илшат Гафуров 1995 елда беренче чакырылыш Дәүләт шурасына сайланган иде инде. 2000-2004 елларда ул икенче чакырылыш Дәүләт шурасында да депутат булды. Сигез ярым ел үткәч һәм шундый зур вазифалардан соң аны яңадан шул Дәүләт шурасына әйләнеп кайтырга нәрсә мәҗбүр итә? Журналист Ирек Мортазин Азатлык радиосына белдерүенчә, Алабуга шәһәренең элекке мэры Гафуровка депутат булу йә Федерация шурасы аша Татарстан президенты кәнәфиенә сикерү, йә “29нчы комплекс” эшенә бәйле җинаять эше яңартылу сәбәпле кагылгысызлык хокукы алу өчен кирәк булырга мөмкин.

“29нчы копмлекс” төркеме җитәкчеләренең берсе, бу язда Одессада тотылган Рүзәл Әсәдуллинның тиздән Русиягә кайтарылуы сәбәпле әлеге төркемнең җинаятьләрен тикшерү эше яңартылган. Ә Юрий Удовенко үзенең “Зазеркалье” китабында язганча, 1999 елның җәй ахырында Илшат Гафуров Алабуга хакимиятен җитәкләгән чорда үзенең көндәше, күренекле эшмәкәр һәм шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны 70 мең долларга Мәскәүдә киллер яллап үтерткән булган.

Удовенко китабында язылганча, Гафуров нәкъ менә Рүзәл Әсәдуллинга шалтыратып Исрафиловның үтереләчәгенә гарантия бирүне сораган һәм аның тәртип саклау хезмәткәрләре тарафыннан үтерелергә тиешлеген әйткән.

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

“29нчы комплекс" җинаятьче төркеме белән тыгыз бәйләнештә булган Гафуров үзе турында бик күп нәрсәләрне белгән Әсәдуллинның Русиягә кайткач ул серләрне ачуыннан куркып ашыгыч рәвештә депутат кагылгысызлыгы хокукы алырга телидер бәлки, ди Ирек Мортазин. Аның сүзләренчә, бу фикерне Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та кире какмый.

Мортазин күренекле эшмәкәр Сергей Шашурин сүзләренә таянып, күптән түгел “Новая Газета”да Гафуровның 1990 елларда урланган Камаз машиналарын сатуда катнашуы турында да язып чыкты. Айдар Исрафилов үз башына бу кәсеп турында белеп, йә керемле эштә катнашырга, йә фаш итү белән янап куркытырга теләгән булган, ди ул.

“Урланган Камазлар сатуга бәйле җинаять эше ачылмады да. Шашурин Чаллыдан 30 мең чамасы Камаз машинасының ялган түләү кәгазьләре нигезендә алып кителүе, бер өлешенең чит илгә озатылуы, бер өлешенең акрынлап Русиядә сатылуы турында инде ничә ел сөйләп килә", ди Ирек Мортазин.

Мортазин әйтүенчә, Илшат Гафуров әле дә Алабуганың күләгәдә калучы хуҗасы булып тора. “Миңа заманында Гафуровның якыннары кулына күчкән бик күп милекне күрсәттеләр. Анда берничә дистә ширкәт Гафуровның атасы яки аңа якын кешеләр исеменә язылган. Алар Алабуга икътисадының яртысыннан артыгын контрольдә тота”, ди Ирек Мортазин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG