Accessibility links

ТИҮ: "Казан хакимияте татар җәмәгатьчелеге фикеренә төкерә"


Казанда метро тукталышларын татарча атауны таләп итү пикеты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Казанда метро тукталышларын татарча атауны таләп итү пикеты

4 октябрьдә Татар иҗтимагый үзәге Казанның Ирек мәйданында метро тукталышларына татарча исем бирүне таләп итеп чираттагы пикетын оештырды.

Пикетта “Метшин! Метро тукталышларына “Сөембикә”, ”Олуг Мөхәммәт”, “Бәхтияр Канкаев” исемнәрен бирүне таләп итәбез!”, “Җиде метро тукталышының берсе генә татар исемле – оят, хурлык!” дигән шигарләр күтәрелде.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев метро тукталышларына татар исемнәрен бирүне таләп итеп быелның апреленнән бирле төрле чаралар уздыруларын белдерде.

“2013 елда Казан метросының өч яңа тукталышы ачылачак. Моңа кадәр таләпләребезне хакимият ишетсен өчен ТИҮ буларак без бар нәрсәне дә эшләдек. Президентка хатлар яздык. Топонимика комиссиясенә үз атамаларыбызны тәкъдим иттек. Күп мәртәбәләр пикетлар оештырдык. Әмма Казан шәһәр хакимиятендәге Андреева, Песошин, Метшин кебек түрәләр безне ишетми. Алар татар җәмәгатьчелеге фикеренә төкереп карый”, дип белдерде Азатлык хәбәрчесенә Фәрит Зәкиев.
XS
SM
MD
LG