Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Түгәрәк уен" фестивале үтте


"Түгәрәк уен" фестиваленең йомгаклау чарасыннан күренеш. Самар, 7 октябрь 2012
"Түгәрәк уен" фестиваленең йомгаклау чарасыннан күренеш. Самар, 7 октябрь 2012
7 октябрьдә Самарда V "Түгәрәк уен" фестивале тәмамланды. Азатлык радиосы Самар татар радиосы белән берлектә фестивальнең йомгаклау чарасыннан туры трансляция тәкъдим итте.

Бишенче "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале Самарда 4 октябрьдә башланды. Җыенда Русиянең 17 төбәгеннән 550 үзешчән артист катнашты.

Нарат урманы эчендә урнашкан шифаханә үзенең корпусларын кунаклар карамагына бирде. Урман эчендәге стадион аллы-гөлле татар киеменнән гөлбакчага әйләнде. Яшел чирәм өстендә чәчәкле киемнәр аеруча тәэсирле иде. Иреклек. Зәңгәр күк. Тыныч һава. Кояш. Стадион тулы татар авазы. Барчасы да тантананы көчәйттеләр. Өсләрендә борынгы кием булса да, артистлар арасында яшьләрнең күп булуы күзгә ташланды. Кемнәрдер кием-салымнарын әбиләренең сандыгыннан алып кигән. Икенчеләре әбиләре кигән күлмәкләренең өлгеләрен саклап калып яңадан тектергәннәр. Әйтергә кирәк, халыкның хыялы чиксез.

Самар өлкәсенең Иске Ярмәк авылында 40 елдан артык эшләп килүче “Ак каен” фольклор ансамбле элек тә киемнәре белән шаккатыра иде. Фестивальгә тектергән киемнәре борынгы да, шул ук вакытта канатлы рух та өсти һәр артистка. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Әлфия Баһаутдинова әйтүенчә, киемнәренең хакы миллионга якын төшкән.

Мәдәният Сараенда журналистлар өчен пресс-коференция узды. Жюрига кергән 15 кешенең күбесе нотык тотты. Төрле сораулар агылды. Төпле җаваплар яңгырады. Казанда узачак Универсиадада бер мәйданны тулысынча фольклор ансамбльләренә бирәчәкләр икән. Самарда узган фестивальдә дә Универсиадага коллективларның иң яхшыларын сайлап алачаклар.

Американың Нью-Йорк шәһәреннән килгән милләттәшебез Сүрия ханым Гайнуллина да жюрига керә һәм ул да чыгыш ясады. Сүрия ханым “Азатлык” тапшыруларын тыңлап бара һәм аның якыннары да “Азатлык”ка мөкиббән икән.

Казаннан килгән сәнгать белгечләре тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Уртак фикерләре дә бар иде. “Без төрле кием киябез. Безнең сөйләшүдә дә аермалык бар, ләкин без – бер халык, без – татарлар” ди алар.


Төбәкләрдән килгән кунаклар алдында Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов түбәндәге сүзләрне әйтте:

“Бүген Русия буйлап сибелеп яшәгән татарларның милли генофондын саклаучы иҗат коллективлары Самар җирлегендә җыелды. Русия күләмендә барган “Түгәрәк уен” фестивале безнең җирлектә узуына без бик шатбыз, чөнки йөзләгән халык җәүһәрләрен Самар төбәгендә күрү бик олуг бәхеттер. Самар өлкә татар милли мәдәни мохтарияте исеменнән барчагызны да шул тантана белән кайнар тәбриклим! Татар кайда гына яшәсә дә, ул яхшы хезмәтче һәм шул ук вакытта сәнгать җанлы милләтпәрвәр. Әгәр дә кайсыдыр төбәктә татар үзешчән коллективы эшли икән, димәк, ул почмакта татар учагы сүнмәгән. Димәк, биредә туган телебезне сакларга таяныч бар. Ә тел булса барчасы да була: җыры да, биюе дә. Татар гомер-гомергә җырлаган. Татар урман кискәндә дә җырлаган, урак урганда да көйләгән, татар күмер чапканда да моңланган, татар яу кырында да үзәк өзгеч көйләр чыгарган! Бүгенге сәнгать бәйрәме халкыбызның мең еллык тарихын тасвирлый. Димәк, без исән. Димәк, алдагы мең елга да яшәү өмете бар.

Үзешчән сәнгать коллективында катнашкан һәр артистка зур рәхмәтләребезне әйтәбез һәм фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез.

Самарның Управленческий бистәсе – ул Самарның Швейцариясе. Артистларның бер төркеме шунда тамаша күрсәтәчәк. Камышлы – Самар татарларының татар оясы. Икенче төркем шунда чыгыш ясаячак.

Һәр төбәкнең горурланырлык почмагы бар. Самар өлкәсендә ул – безнең Гали авылы. Өченче төркем Русиядәге бай татар авылларының берсе булган Галине күрер.

Йомгаклау концерты Самарның иң затлы сәхнәсе – Опера һәм балет театрында узачак. Һәр коллективка уңыш телим!”
XS
SM
MD
LG