Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: «Әл-Каидә»не Төньяк Кавказдан кысрыклап чыгардык


Федерал иминлек хезмәте (ФСБ) башлыгы Александр Бортников “Әл-Каидә” террор оешмасы вәкилләренең Төньяк Кавказдан кысрыклап чыгарылуы һәм бик күпләренең үтерелүе турында белдерде.

«Бүгенге көндә Төньяк Кавказда “Әл-Каида”нең зур башлыклары юк”, - дип белдерде Бортников махсус хезмәтләр, иминлек һәм хокук саклаучы органнары вәкилләре белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, бу нәтиҗәләргә ирешүгә актив рәвештә операцияләр оештыру һәм чит илдәге мәсләктәшләр белән хезмәттәшлек итү ярдәм иткән.

Шулай да ФСБ башлыгы белдергәнчә, халыкара террор оешмалары әгъзалары төбәктә әле дә бар, ләкин элеккечә күп түгел.
XS
SM
MD
LG