Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Төркия Сүрия чикләренә хәрби техника китерә


Төркия Сүрия чикләренә өстәмә хәрби техника китерә. Ике ил арасындагы киеренкелек соңгы көннәрдә арта бара. Бу хакта Азатлыкның Төркиядәге хәбәрчесе хәбәр итә.

Автоколонналар, танклар, зенит кораллары Сүриягә таба хәрәкәт итә. Хәрби контингент Шанлыурфа, Килис, Хатай җирлекләрендә урнашкан. Сүриядә территориясендә ата башласалар, төрек хәрбиләре артиллерия белән җавап бирә.

Бу хакта Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган болай дип белдерде:

“Без иминлек һәм тынычлык телибез, сугыш башларга теләгебез дә, ниятебез дә юк. Чикләребезне һәм ватандашларыбызны гына сакларга телибез. Бер кем дә безнең сабырлыкны сынамасын”, - диде премьер.

Бөтен Төркия буенча сугышка каршы урам җыеннары уза. Истанбулда каршылык белдерүчеләр полиция көчләре белән бәрелеште, хокук саклаучылар көч кулланды. Дистәләгән кеше кулга алынды.

XS
SM
MD
LG