Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ниһаять мәдәният министрлы булды


Әминә Шәфыйкова
Әминә Шәфыйкова

Бер елга сузылган тәнәфестән соң, Башкортстан мәдәният министрлыгына, ниһаять, яңа җитәкче табылды. Бу вазифага моңа кадәр Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясе ректоры булган Әминә Шәфыйкова тәгаенләнде. Аны коллективка 5 октябрь көнне Башкортстанның вице-премьеры Салават Сәгыйтов тәкъдим итте.


Бер ел чамасы гына мәдәният министры булып эшләгән танылган опера җырчысы Әскар Абдразаков узган елның октябрь аенда вазифасыннан киткән иде. Сәбәбе дә бик җилле иде – министрны 50 мең сум дәүләт акчасын үз файдасына куллануда гаепләделәр. Имеш ул, үз йомышлары белән очу өчен очкычка билет алган икән. Шуннан соң Әскар Абдразаков ялга китте һәм шул ялдан эшенә чыкмады да. Әлегә кадәр шушы эш буенча тикшерү нәтиҗәләренең игълан ителгәне юк.

Инде менә бер ел җитәкчесез торганнан соң, мәдәният министрлыгына да башлык табылды. Яңа министр итеп тәгаенләнгән Әминә Шәфыйкова Башкортстанның Бөрҗән районында туып үскән. Уфада сәнгать институты каршындагы махсус урта музыка мәктәбендә, аннан соң шул институтта белем алган. Күпсанлы иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган. Байтак еллар үзе укыган институтта, шулай ук республика хөкүмәте аппаратында эшли. 2010 елда Сәнгать академиясенең ректоры итеп билгеләнә.

Иҗат кешесе булса да, Әскар Абдразаковтан аермалы буларак, Әминә Шәфыйкованың җитәкчелек тәҗрибәсе дә бар. Шуңа күрә финанслар белән эш итүдә яңа министр сак кыланыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG