Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Путинның 60 яшен бәйрәм итә


Путин хатыны Людмила белән 2007 елның 2 декабрендә Дума сайлавында тавыш биргәннән соң Мәскәүнең "Ермак" ресторанында
Путин хатыны Людмила белән 2007 елның 2 декабрендә Дума сайлавында тавыш биргәннән соң Мәскәүнең "Ермак" ресторанында
Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков сүзләренчә, Владимир Путин 7 октябрьдә үзенең 60 яшен “гаиләсе белән, тыйнак кына” билгеләргә җыена. Ул арада Русиянең төрле төбәкләрендә әлеге юбилей уңаеннан купшы чаралар оештырыла.

Путинның туган шәһәре Петербурда аның өчен тарихи саналган маршрут буйлап йөрешләр, Таврический сараенда “Музыкаль комплимент” концерты үтәчәк.

Мәскәүдә “Президент. Искитмәле кеше” дип аталган күргәзмә ачыла.

Үзәк телевидение каналлары Путинга багышланган документ фильмнар күрсәтәчәк. НТВ журналистлары илбашы белән бер атна вакыт уздырып, аны гадәти булмаган урыннарда төшергән.

Чиләбе урамында зур котлау кәгазе (открытка) урнаштырылган, анда һәркем килеп Путинга котлау сүзләрен язып китә ала.

Ростовта Путинга котлау Европа белән Азияне тоташтырган күпергә эленгән, янәсе, аның Евразия берлеген булдыру тәкъдименә ишарә.

Таганрог мәктәпләренә “Без – ул Русия, Русия – ул Путин” темасына рәсем бәйгесе үткәрергә кушылган.

Путинның 60 еллыгын оппозиция дә билгеләргә җыена. Якшәмбедә Мәскәүдә “Бабайны пенсиягә озатыйк” дигән флешмоб үткәрелә. Президентка иң яхшы бүләк бәйгесе вакытында җыелган әйберләр президент идарәсе бинасына илтеп куелачак.

Чараны оештыручылар "лаеклы” ялга чыккан кешегә кирәкле әйберләр алып килергә тәкъдим итә: башмаклар, күзлек савытлары, колак аппаратлары, муенчаклар. Facebook һәм Вконтакте битләрендә ачылган махсус фикер алышуларда “Виагра” төймәләре, сабынлы бау бүләк итәргә тәкъдим итүчеләр дә бар.

Азатлык хәбәрчесе Казан урамында очраган кешеләргә “Сез Путинга туган көненә нәрсә бүләк итәр идегез?” дигән сорау бирде. Кайбер җавапларны шушы видеодан белә аласыз.
Путинга нәрсә бүләк итәр идегез?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

Хөрмәтле укучылар, ә сез яшәгән урында Путинның 60 еллыгы уңаеннан нинди чаралар үтә? Сез үзегез аңа нинди теләк теләр идегез, нинди бүләк бүләк итәр идегез? Фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG