Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан чит ил ватандашларын Көньяк Вәзирстанга кертмәячәк


Пакстан хакимиятләре Пакстанда АКШның пилотсыз очкычлары һөҗүмнәренә протест чарасында катнашучы чит ил ватандашларын Көньяк Вәзирстан төбәгенә кертмәячәкләрен белдерә.

Пакстандагы оппозицион сәясәтче һәм заманында мәшһүр крикет уенчысы булган Имран Хан оештырган бу чара бүген иртән башланды һәм ике көн дәвам итәчәк. Чарада катнашучылар бер йөзләп җиңел машинада һәм автобуста 400 чакрымны узып Исламабадтан Көньяк Вәзирстанга барып җитәргә ниятли. АКШтан һәм Британиядән килгән, сугышка каршы чыгучы берничә дистә активист та бу чарага кушылырга ниятләде.

Көньяк Вәзирстан чигенә якын Дера-Исмаил-Хан шәһәре хакимияте сугышчылар тарафыннан һөҗүмнәр булырга мөмкин дип, хөкүмәтнең махсус рөхсәтен алмаган чит ил ватандашларын уздырмаячагын белдерде.

Протест чарасында катнашучылар пилотсыз очкычларның сугышчылар ныгытмаларына һөҗүмнәрендә тыныч халыкның үлеменә ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG