Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татспиртпром"ның элекке башлыгы Рәшит Шәйхетдинов җинаятьтә шикләнелә


Рәшит Шәйхетдинов
Рәшит Шәйхетдинов
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, “Татспиртпром” ширкәтенең элекке баш мөдире Рәшит Шәйхетдиновка каршы җинаять эше ачылды. Ул аеруча зүр күләмдә акча туздыруда һәм вәкаләтләрен шәхси максатта куллануда шикләнелә.

Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге белдерүенчә, Шәйхетдинов 2003 елда “Татспиртпром”ны җитәкләгән чорда ширкәтнең бер бүлеге хисабына Питрәч районының Званка авылында йорт салдырган булган. Соңрак ул йорт салынган җир берничә мәртәбә төрле кешегә сатылган, һәм ахыр чиктә җир дә, йорт та Германия ватандашлыгына ия бер хатын милкенә әверелгән.

Тикшерүчеләр Шәйхетдиновның әлеге гамәлләре нәтиҗәсендә “Татспиртпром”га җиде миллион сум чамасы зыян килгән, ди.

Шәйхетдинов үзенең гаепле булмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG