Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия һәм Каталония Венета бәйсезлегенә дә этәргеч бирә


Венециядә бәйсезлек референдумы таләп итүчеләр
Венециядә бәйсезлек референдумы таләп итүчеләр

Зур акчаларның үзәк хакимияткә китеп баруын теләмәүче Венеция халкы Римнан бәйсезлек референдумы үткәрүне таләп итә.

Узган шимбәдә Венеция халкы кичекмәстән Римнан бәйсезлек референдумы үткәрүне таләп итеп урамга чыкты. Демонстрациячеләр Италиянең Венето төбәген һәм аңа күрше Ломбардиянең, Трентиноның, Фриули-Венеция-Джулиянең кайбер өлешләрен кертеп Венета республикасы исемле яңа ил төзергә тәкъдим итә. Бу җирләрдә Татарстанныкыннан бер миллион чамасы артыграк – биш миллионга якын кеше яши.

Мөстәкыйльлек өчен көрәшүче “Бәйсез Венета” фиркасе җитәкчесе Лодовико Пиццати әйтүенчә, бәйсезлек омтылышлары беренче чиратта икътисади сәбәпләр белән, халык тормышы начарайганнан-начарая барганда күп акчаларның үзәк хакимияткә китеп баруы белән бәйле.

“Бездә икътисади вәзгыять чыннан да начар, рецессия кече һәм урта эшмәкәрлеккә суга. Ә без салымнар буларак Римга түләгән 70 миллиард евроның 50 миллиарды гына турыдан туры яки башка түләүләр буларак кире кайта. Без елына 20 миллиард евро югалтабыз”, ди Пиццати.

Римнан шактый еракта урнашкан һәм мәдәният, тел ягыннан да нык аерылып торучы, бәйсезлеген ике гасыр чамасы элек югалткан, ә Италиягә 1866 елда гына кушылган бу төбәктә мөстәкыйльлек омтылышлары соңгы елларда аеруча көчәеп киткән.

2007 елгы фикер белешүдә бәйсезлекне 11 процент кына яклаган булса, бу ел башында андыйларның өлеше инде 53 процентка җиткән. Сентябрь аендагы фикер белешү бәйсезлек тарафдарларының 80 процентка җитүен күрсәтте. Төбәктә чыгып килүче "Il Gazzettino" басмасы үткәргән иң соңгы фикер белешүдә катнашканнарның 70 проценты Италиядән аерылуны яклавын белдергән.

Төбәктә сәяси вәзгыять чыннан да бик зур тизлек белән үзгәрә бара. Бәйсезлек хәрәкәте әле май аенда гына төзелсә дә, референдум үткәрү таләбе белән хакимияткә тиз арада 20 мең имза җыеп тапшырганнар. Пиццати "The Daily Telegraph" газетына: “Шотландия һәм Каталониядәге хәлләр безгә бик көчле этәргеч бирде, бу эш бик тиз бара” дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Венето төбәге бәйсезлекне Шотландия яки Каталониядән иртәрәк тә алырга мөмкин. Әмма, бәйсезлек тарафдарлары күп булса да, Италия конституциясендә төбәкләрнең илдән аерылуын билгеләүче хокукый нигезләр юк. Шулай да, бәйсезлек яклы активистлар бу мәсьәләне җайлауда ярдәм сорап Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Барросуга мөрәҗәгать иткән.

Элегрәк Дөнья банкы икътисадчысы булган, хәзер Венециянең Ка’ Фоскари университетында укытучы Пиццати: “Безнең үзбилгеләнү хокукыбыз бозыла дип исәплибез”, ди. Аның сүзләренчә, Рим икътисади яктан баерак булган бу төбәкне кулдан ычкындырырга һич теләмәсә дә, халыкара кануннарга буйсынырга мәҗбүр булачак.

Кайберәүләр яңа төзеләчәк илнең үз-үзен асрарга икътисади көче җитәчәгенә шик белән караса да, Пиццари: “Ул үзен асрый алу гына түгел, Европадагы икенче иң бай ил булачак”, дип аларга каршы чыга.

1797 елда Наполеон гаскәрләре тарафыннан яулап алынганчыга кадәр Венеция республикасы мең ел буе бәйсез булып яшәп килгән. Французлар киткәч, берничә дистә ел Венага буйсынып яшәгәннән соң, бу төбәк бары 1866 елда гына Италиянең бер өлешенә әверелгән.

Бәйсезлек хәрәкәтләре Италиянең Сардиния һәм Сицилия утрауларында да шактый көчле. “Бездән соң бу хәлләр ул төбәкләрдә дә башланачак”, ди Пиццати.
XS
SM
MD
LG