Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тавыкларын һолланд витамины үстерә


ДСМ ширкәте башлыгы Фейке Сийбесма матбугат очрашуы уздыра
ДСМ ширкәте башлыгы Фейке Сийбесма матбугат очрашуы уздыра

Һолландиянең ДСМ компаниясе 2011 елда Чаллыда витаминлы-минерал катнашмалар ширкәтен эшләтеп җибәргән иде. Шушы атна азагында корпорациянең башлыгы Фейке Сийбесма Чаллыга килде.


2011 елның июнендә әлеге ширкәтне ачу тантанасына Русиянең авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник килгән иде. Монда ул чакта елына 10 мең тонна катнашма җитештерү мөмкинлеге хакында әйтелде. Терлек азыгына кушыла торган бу катнашманы премикс дип тә атыйлар. Премикс чебеш-тавыклар, дуңгызлар үстерүдә кулланыла.

ДСМ ширкәте башлыгы Фейке Сийбесма матбугат очрашуында катнашты һәм үз эшләре турында кайбер мәгълүматлар биреп, болай диде:

Очрашу барышында
Очрашу барышында
“Дөнья күләмендә танылган компаниянең баш-фатиры Нидерландта урнашкан. Аның 24 мең хезмәткәре бар. Без Кытай, Һиндстан, Бразилиядә эш алып барабыз. Татарстанга килергә безне Илшат әфәнде Фәрдиев күндерде. Казан кирмәнендә, Кол Шәриф мәчетендә булдык. Татарстанның архитектурасына, чисталыгына сокландык.

Без Русиядә 10 ел чамасы эшлибез. Русияне аңлау өчен шактый вакыт кирәк булды, инвестиция кертергә курку тойгылары бар иде. Татарстанны сайлап ялгышмадык”, диде ДСМ компаниясе җитәкчесе Фейке әфәнде.

5 октябрь көнне Татарстанның “Челтәр компаниясе” ачык акционерлар җәмгыяте мөдире Илшат Фәрдиев Һолланд делегациясен Чаллыга алып килде. Без Илшат әфәндегә дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм мондый җаваплар алдык:

Илшат Фәрдиев (с) ДСМ ширкәтендә
Илшат Фәрдиев (с) ДСМ ширкәтендә
– Чаллы төбәгендәге әлеге ширкәт Һолландның ДСМ компаниясе белән берлектә төзелде. Монда кош-кортларга, дуңгызларга һәм башка терлек өчен витаминнар җитештерелә. Бу матдәләр азыкка кушылып бирелә һәм аның файдасы гаять зур. Шушы витаминлы азыкны кулланып үстерелгән мал-туар, кош ите дә кеше өчен зарарсыз, файдалы. Кыскача әйткәндә, без витаминнар җитештерәбез.

Ширкәт бүген 80% куәтенә эшли. Җитештергән тауарның 40%ы Татарстанда, калганы Русия өлкәләрендә сатыла. Мондый ширкәт әлегә Русиядә бердәнбер. Кемнәр файдасын таба, кемнең икътисади үсәсе килә – шулар бу катнашманы куллана. Эшкуарлар дөнья күләмендәге алдынгы, яңа технологияле шушы компания тауарына зур игътибар бирә. ДСМ – кеше сәламәтлеген кайгырта торган оешма.

– Ширкәт Чаллыдан ерак булмаган Тукай районы җирендә урнашкан. Шушы төбәк халкы өчен мохит чисталыгы ягыннан борчылырлык сәбәпләр дә бар дигән сүзләр ишетелә?

Ширкәттә эш барышы
Ширкәттә эш барышы
– Экология ягыннан борчылырга урын юк. Проект Русия күләмендә каралып, тикшерелеп тормышка ашырылды һәм бернинди зарарлану, зыян күрү куркынычы юк. Кеше үзе кулланган кош ите, терлек ите аша үзенең сәламәтлеген ныгыта ала. Бүген биредә 40 кеше эшли. Күп белгечләр чит илләрдә тәҗрибә алды һәм алар фән казанышларын кулланып эшлиләр.

Чаллыдагы сәфәрдән соң Һолландия эшмәкәрләре Самар өлкәсендәге Тольятти каласына юл алдылар.
XS
SM
MD
LG