Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Казанда Хәтер көне атналыгы башланды


“Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Хәтер көненә багышланган чарада. Казан, 6 октябрь 2012

“Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Хәтер көненә багышланган чарада. Казан, 6 октябрь 2012

6 октябрьдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Хәтер көненә багышланган чараларны башлап җибәрде. “Хәтер кизүе” дип аталган пикетлар шәлкеме атна буе дәвам итәчәк.

Бауман урамында урнашкан “Сәгать” янында һәр көнне 1552 елда һәлак булган шәһитләрне искә алу чаралары узар дип көтелә. Көндәлек пикетлар 16.00 сәгатьтә башланып, ике сәгать дәвам итәчәк. “Азатлык” активистлары татар милләтенә битараф булмаган һәркемне урам җыенына чакыра.

“Хәтер атнасының” төп чарасы, гадәттәгечә, 13 октябрьдә Ирек мәйданында узачак. Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алуга быел 460 ел тула.

Хәтер көнен оештыручылар – “Азатлык татар яшьләре берлеге һәм Татар иҗтимагый үзәге.

“Төркия татарлар геноцидын танысын”

Һәркөн узачак пикетлардан тыш, активистлар Төркиягә дә мөрәҗәгать итте. Бүген “Азатлык” яшьләре башкалада урнашкан Төркия вәкиллеге каршында пикет уздырды. Чарада "Төркия татарлар геноцидын танысын" кебек мәсьәләләр күтәрелде. Милли яшьләрне Төркиянең дәшмәве борчый. Пикеттагы шигарләр урыс һәм төрек телендә язылган иде. Чарада өч кеше катнашты.

Сентябрь аенда Татарстанга Төркиянең яңа консулы билгеләнде. Киләсе ике ел дәвамында бу вазифаны Сабри Тунч Ангылы башкарачак. Моңарчы Сабри бәй Төркиянең Япония вәкиллегендә киңәшче булып хезмәт куйган. Белемне Истанбулның Мәрмәрә университетында алган. Бу көннәрдә яңа консул Татарстанның рәсмиләре белән очрашып йөри.

Төркиягә мөрәҗәгать итү “Азатлык” тарихында беренче мәртәбә түгел. Былтыр апрель аенда милли яшьләр Әнкарадан татар һәм башка төрки халыкларның хокукларын яклауны сораган иде. Былтыргы чара яңа консул Әхмәт Акынты килгәннән соң үткәрелгән булса, монысы да яңа консул эшли башлагач оештырылды. “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу вакыйгалар берничек тә бәйләнмәгән дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу беренче чиратта Хәтер көненә игътибар җәлеп итү.

Милли хәрәкәт Казан урамнарын лимузин белән “ермакчы”

9 октябрьдә “Фикер” милли-дискуссион клубында Нурулла Гариф кунакта булачак. Танылган тарихчы Хәтер көненә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк, “Фикер” кунагы белән аралашу һәм дискуссиялар каралган.

“Хәтер атнасы” кысаларында “Азатлык” яшьләре халык белән элемтәгә кермәкче. Көндәлек пикетлардан соң, Бауман урамында йөрүчеләргә махсус календарьлар, язмалар (листовкалар) һәм Татарстан байрагы тасмалары таратылачак. Календарьларда “Мин хәтерлим – Я помню” дип язылган булачак һәм язмаларда халыкка Хәтер көне нәрсә икәнен һәм максатын аңлату каралган. Шулай ук бу акция Камал һәм Тинчурин театры каршында да узар дип көтелә.

12 октябрьдә “Азатлык” яшьләре оригиналь акция оештыра: Казан урамнары буйлап “1552” дип язылган байрак күтәреп автойөреш уздырылачак. Автойөреш өчен лимузин кебек кыйммәтле машина да ялларга телиләр. “Азатлык” рәисе Наил Нәбиуллин лимузинга утырып Казан урамнарында йөрү "сакраль" мәгънәгә ия, ди.

“Бу бик кызыклы әйбер дип уйлыйбыз. Әгәр финанс мөмкинлекләр булса, кара лимузин ялларга җыенабыз. Бу автойөрештән соң Казан кирмәне янына киләбез. Ата-бабаларыбызга һәйкәл куеласы урынга чәчәкләр калдырачакбыз. Лимузин яллау - татарларның бай, горур һәм матурлыкка омтылганын аңлата. Бу бик сакраль символ. Лимузин – байлык һәм матурлык символы. Татар мескен түгел, ә бай, матур һәм горур икәнен күрсәтергә телибез”, ди Нәбиуллин.

Сираҗи, Бәйрәмова, Шакировлар Хәтер көненә чакыра

Хәтер көне быел 13 октябрь шимбә көнне узачак. Бүгенге көндә язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләшүләр бара. Хәтер көнен кем алып барачагы әле билгеләнмәгән. Нәбиуллин сүзләренчә, чараның форматын бераз үзгәртергә карар кылынган. Митингка килгән кунаклар элек салкында туңып торырга мәҗбүр булсалар, быел Хәтер көне чарасы ике сәгатьтән артмаячак. Төп басым шәһәр буйлап узачак йөрешкә ясала.

Тагын бер яңалык: 1552 елда Казанны саклаганда һәлак булган шәһитләр рухына җеназа намазы кылыначак. Баштагы елларны фәкать дога гына укылган булса, быел җеназа да укылачак. Бу гамәл Гомәр хәзрәт Батырша тәкъдиме белән башкарыла.

Хәтер атналыгы “Азатлык” корылтае белән тәмамлана. Бу чарага “Азатлык” берлегенең төрле шәһәрдәге вәкилләре килер дип көтелә.

Шушы көннәрдә интернетта Хәтер көненә видеочакырулар таратылды. Анда җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, журналист Искәндә Сираҗи, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировларның мөрәҗәгатьләрен күреп була.





фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG