Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Сәяси хоккей: "Ак Барс" – "Салават Юлаев"


“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” уены. Казан, 7 октябрь 2012

“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” уены. Казан, 7 октябрь 2012


7 октябрьдә Казанда “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” хоккей такымнары көч сынашты. Бу ике көндәшнең уены гадәттәгечә зур кызыксыну уятты. Боз хуҗалары бу юлы оттырса да, “Татнефть-Арена”га килгән җанатарлар канәгать калды - уенчылар аларга хәтергә уелып калырлык шоу бүләк итте.

Әле кайчан гына “Ак Барс”та уйнап йөрүче Александр Степанов быел “Салават Юлаев”та балкый. Казанда бу хоккейчыны яратып “Степа-татарин” дип атыйлар иде, аның йөзе һәм уен стиле татарларга хас. Хәзер Степанов Уфада уйный һәм җирле җанатарлар аны үзләренчә “Степа-башкир” дип йөртәләр.

Менә шул “Степа-башкир” ярдәмендә “Салават Юлаев” Казаннан мөһим очколар алып китте. 60 минут һәм овертайм дәвамында җиңүче билгеләнә алмады. Нибары буллит сериясендә генә Башкортстан кунаклары өстен чыкты. Җиңү алкасын шул ук Александр Степанов кертте.

“Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” Русиянең иң яхшы такымнары гына түгел, ә ике күрше республиканың символлары да. Шуңа күрә дә бу дерби аеруча зур кызыксыну уята. Бу ике такымны еш кына үз республикаларының милли мәнфәгатьләрен кайгырту өчен дә кулланалар.

Бу алым яңа түгел: Испания биләмәләрендә гомер итүче каталаннар һәм баскларның футбол такымнарын мисалга китереп була. Андагы “Барселона” һәм “Атлетико” уңышлары турында бар дөнья халкы хәбәрдар.

Республикалардагы мөһим даталар хоккей белән үрелеп бара

2005 елда Казан зурлап меңъеллыкны бәйрәм итте. Әлеге бәйрәм турында дөньяга белдертү өчен барлык мөмкинлекләр дә көчкә җигелде: концертлар, олы төзелешләр һәм, әлбәттә, Татарстанның горурлыгы – спорт.

Ул елгы хоккей сезоны күпләрнең исендә калачак: НХЛда локаут булу сәбәпле Русиягә дөньякүләм билгеле “йолдызлар” агылды. “Ак Барс” бу базарда үзен бигрәк тә актив күрсәтте. Әле кайчан гына Казанда Венсан Лекавалье, Дэни Хитли, Илья Ковальчук, Дарюс Каспарайтис, Микаэль Нюландер кебек уенчыларны күрү фантастика кебек тоела иде. Ләкин меңъеллыкка “Ак Барс”ны чемпион калдыру теләге зуррак булып чыккан күрәсең.

Ул елны “Ак Барс”ның уены бик үк яхшы бармады. Нәтиҗәдә, миллионнар сарыф ителгән “йолдызлы” “Ак Барс” чемпионлыктан колак какты. Әмма киләсе сезонга казанлылар барыбер үзенекен итеп, чемпион кубогын үз кулына төшерде.

Әмма “Ак Барс” булдырмаганны “Салават Юлаев” булдыра. 2007 елда Башкорстанның Русиягә керүенә 450 ел тулу уңаеннан тантаналар узды. Иң зур бүләкне “Салават Юлаев” хоккейчылары бүләк итте. Бер ел элек “Ак Барс”ка чемпион калырга ярдәм иткән бер дистә уенчы Уфага килде һәм “Салават Юлаев”ны чемпион итте.

“Милли хоккей” тирәсендә зур акчалар әйләнә

Әлбәттә, мондый уңышларга ирешү күп чыгымнар тәлап итә. “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” белән илбашлары үзләре идарә итә. Такымдагы бөтен мөһим мәсьәләләр республика президентлары сүзе белән хәл ителә. Башкорстанның экс-президенты Мортаза Рәхимов өчен “Салават Юлаев” кечкенә бер бала сыман иде. Рәхимов “Салават Юлаев” өчен беркайчан да акча кызганмады һәм күрше Татарстанга караштыргалап торып, такымны тулыландырып торды.

Рәхимов әле дә “Салават Юлаев”тан читтә түгел. Уфа такымының төп иганәчесе булып Рәхимов җитәкләгән “Урал” фонды тора. 2010 елга бу фонд “Салават Юлаев” өчен 2 млрд. сумнан артык акча сарыф иткән. Бу – рәсми саннар. Ә 4 ел элек уфалылар сенсацион трансфер башкарды: Континенталь лига сафларына НХЛ “йолдызы” Александр Радулов килеп кушылды.

Казанлыларга килгәндә, такымның төп иганәчесе – “Татнефть” ширкәте. Такым уйный торган боз сарае да “Татнефть-Арена” дип атала. “Ак Барс” уеннарында шактый билгеле шәхесләрне күреп була. Мәсәлән, соңгы уенга Миңтимер Шәймиев, Илдар Халиков, Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. 90нчы елларда Фәрит Мөхәммәтшин “Ак Барс”ның президенты да булып алган иде. Аның җитәкчелеге белән 1998 елда Казанга беренче тапкыр чемпионлык кубогы кайтты.

Ике такым да үзләренең еллык бюджетын ачыктан-ачык игълан итми. Бу КХЛ такымнары өчен гадәти хәл дип әйтер идек. Керемнәр һәм чыгымнар саны бары тик лига җитәкчелегенә генә мәгълүм. Әмма кайбер экспертлар фикеренчә, “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” дәрәҗәсендәге такымнарны тоту кимендә $50 млн.га төшә.

2011 елның май аенда чыккан Forbes журналы мәгълүматларына караганда, “Салават Юлаев” бюджетка куелган лимитны берничә тапкыр арттыра. 2007 елда КХЛ куйган лимит 700 млн.сумга тиң, ә уфалылар ел саен 2 млрд.тан да ким акча сарыф итми, дип яза Forbes.

“Ак Барс” формасындагы Татарстан байрагы кая киткән?

Казанда инглиз телендә чыгучы Kazan Herald гәзитендә Юша Козакевичның “Ak Bars Kazan, Where Did Our Flag Go?” дигән мәкаләсе урын алган. Автор “Ак Барс”ны Татарстанның символы булудан туктауда гаепли. Козакевич фикеренчә, элек Казан такымы киемендәТатарстан байрагы булса, хәзер ул юкка чыккан. Аның урнашу урыны да кешенең йөрәге тирәсендә булган, шуңа күрә бу аеруча символик мәгънәгә ия дип саный автор.

Автор мисалга Квебек халкын, каталаннар һәм баскларны китерә. “Басклар һәм каталаннарның футбол такымнары киемендә үзләренең байраклары урнашкан, Квебектагы “Монреаль Канадиенс” такымы француз ата-бабалары хөрмәтенә махсус кием киеп бозга чыга. Бу сорауны куюны үземнең бурычым дип саныйм: “Ак Барс", безнең байрак кая киткән?”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен Юша Козакевич.

XS
SM
MD
LG