Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатына җинаять эше ачылды


Татарстан дәүләт шурасы депутаты, «Татспиртпром» ширкәтенең элекке җитәкчесе 55 яшьлек Рәшит Шәйхетдиновка җинаять эше ачылды.

Тикшерү мәгълүматларына күрә, Шәйхетдинов “Татспиртпром”ны җитәкләгән вакытта үз хезмәткәрләренә Питрәч районындага Званка авылында йорт төзеткән. Төзелеш “Татспиртпром”га караган бер оешмадан финансланган.

Йорт төзелгән милек бер физик заттан, икенчегә күчеп торган. Ахырда 2010 елда «Татспиртпром» акчасына төзелгән йорт һәм җирне Германия ватандашына сатканнар.

Тикшерү фикренчә, Шәйхетдиновның гамәлләре ширкәткә 7 млн сумга якын зыян китергән.

Депутатка «зур күләмдә акча әрәм итү», «вәкаләтләрне арттыру» матдәләре буенча җинаять эше ачылган.

Шәйхетдинов җинаятькә катнашын танымаган.
XS
SM
MD
LG