Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз футболыбызны, үз "Рубин"ыбызны кайтарыгыз!


"Рубин" җанатарлары
"Рубин" җанатарлары

"Рубин" җитәкчелегенең җанатарлар белән бик начар эшләвеннән мин инде тәмам гарык. Уеннар югары түрәләр өчен түгел, ә халык өчен булсын.

Казан стадионының көнбатыш ягында бишенче секторга 15 мең сум түләп абонемент алган идем. Һәрвакыт шунда бушлай керүчеләрне күрәм. Җитмәсә үзләрен маймыл кебек тоталар, исерекләр, бер-бер артлы тәмәке тарталар, сүгенүләрен ишетсәң, колагың шәлперәеп төшәрлек. Үзләреннән бар тирә-юньгә сасы ис тарала.

Элек бу бүлгедә тамашачыларның һичьюгы чәй сатып алу мөмкинлеге бар иде. Ә хәзер ул да юк. Шул да булдымы VIP? Алдау бу. Мин "Рубин"ның һәрбер уенына Ульяннан инде биш ел буе йөрим һәм нормаль мөнәсәбәткә өмет итәм, әмма безнең өчен бары Самаренкин чорында гына ни дә булса эшләнә иде.

Ульянда без фанклуб оештырдык, уеннарга 500-әр кеше алып килгән чаклар да була иде. Хәзер исә ун гына кеше килә. Тупны бертөрле генә типкәләү туйдырды инде.

Нәрсә, креатив җитмиме? Нигә милли көйләр уйнатылмый? Бу сорауны Самаренкинга биргән идек, булдырырбыз диде, тик өлгерә алмады. Грозныйда футбол матчында булганнар анда һәммә нәрсәнең ватанпәрвәрлек һәм милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен эшләвен күргәндер. Ә безнең стадионда намаз укырлык урын да юк. Безгә карата мондый мөнәсәбәтне үзгәртегез, юкса без демонстрациягә чыгачакбыз. Безнең акчага яшәвегезне һәм безнең өчен уйнавыгызны онытмагыз!

Корбан (Бердыев) Хаҗины хөрмәт итәм һәм гадәттә өлкәннәр турында комментарлар язмыйм. Әмма "Рубин" бит аның гына баласы түгел – ул бар Татарстан республикасының һәм Русиянең барлык халкының такымы. Һәм, әгәр дә без аны яллаганбыз икән, үзебезнең салымнардан җыелган хезмәт хакын түлибез икән, зинһар, безгә дежур сүзләрдән кызыклырак берәр нәрсә сөйләгез инде. Безгә бу такымга бәйле һәммә нәрсә кызыклы бит, нигә "Рубин"ның матбугат хезмәте юньләп эшләми, нигә безгә имем-мимешләр белән генә чикләнергә туры килә?

Корбан Хаҗи, Сезгә киңәшебез шул – догаларыгызда Алладан башка мөселманнарга карата ихласлык һәм мәхәббәт бирүен сорагыз, без Сезнең белән горурланырга телибез. Футбол сөюче мөселманнар Сездән зур интервью көтә.

Безнең сәясәтчеләр футболның яхшы пиар чарасы булуын бик тиз аңлап алды. Элек дөньяда Казанның ни икәнен дә белми иделәр. Хәзер инде: "Әйе, әйе, Казан "Рубин"ы Барселонаны җиңгән иде бит!", дип шунда ук Казанны искә төшерәләр.

Менә хәзер барысы да җитәкчеләр өчен генә тырыша. Халык турында онытмагыз. "Рубин" уеннарына йөрүчеләр саны шул ук җитәкчеләргә хөрмәтнең ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә бит. 2003 елда без чемпион түгел идек, әмма халык "Рубин"ны бар күңелен биреп яратты. Тик хәзер, без, җанатарлар клуб җитәкчелегеннән дә, тренердан да, уенчылардан да, (Гөкдениз генә чыгарма) җавап буларак яхшы мөнәсәбәт күрмибез икән – бездән нәрсә көтәсез? Бу уеннар безнең өчен булырга тиеш, юкса, бу мәхәббәт түгел, фәхеш бу!

Элек мин күп кенә сәхифәләргә "Рубин"ны яклап яза идем һәм дәрманның кими баруын, рубинчылык рухы белән сугарылган җанатарларның сайтлардан китә баруын күрдем. Үз фикерләренең, тәкъдимнәренең беркемгә дә кирәк булмавын, клуб җитәкчеләренең халыкка түрәләр кебек “мәңге зарланучы гыйбад” дип, “без монда үзебезне аямыйча тырышабыз, тырмашабыз, ә алар моны бәяли белми” дип каравын күрде кешеләр. Бәялибез. Әле ничек кенә бәялибез.

Сезнең хезмәт хакларыгызга йөзләрчә миллион сум китә. Җитәкчеләр арасында да Д'Артаньяннар бик аз бит, беркем дә ризык өчен генә эшләми, үзләренә дә, оныкларына да яхшы тормыш инде тәэмин ителгән. Әмма без - "Рубин" җанатарлары да - гыйбад түгел!

Җитте! Безгә үз футболыбызны, үз "Рубин"ыбызны кайтарыгыз!

Радик Гафуров
"Рубин" өчен 15 ел җан атучы,
Русия мөселман эшмәкәрләр берләшмәсе президенты
XS
SM
MD
LG